ТИЕШ хәб. сүз 1. 1) Алдан килгән фигыль аңлаткан эш-гамәлнең, хәрәкәтнең, шөгыльнең башкарылуы мәҗбүри булуын белдерә. – Минемчә, һәркем рәсем ясый белергә тиеш, – диде аңа Сафуанов. А.Тимергалин. Укытучы бит ул, башкаларда да тормышка аек караш тәрбияләргә тиеш. М.Маликова

2) Фигыль аңлаткан эш-гамәлнең, хәрәкәтнең, шөгыльнең якынча чамаланган, планлаштырылган булуын, үтәлүе ихтимал булуын белдерә. Киләсе көз уңыш бәйрәмендә туй булырга тиеш иде. Г.Бәширов. Солдатның әле тагын бер минут вакыты калган булырга тиеш. Х.Ширмән

3) Фигыль аңлаткан эш-гамәлнең, хәрәкәтнең, шөгыльнең кирәклеген, зарурилыгын белдерә. Әмма бер шарт куйган: туй бүләге итеп, рус патшасы җиде көн эчендә Казанда иң биек манара салырга тиеш булган. М.Хәсәнов. Бүгенге ассамблеяның тикшерергә тиеш булган төп мәсьәләсе Җир дип аталган кечкенә планета һәм андагы акылга ия дип әйтергә мөмкин булган җан ияләре турында иде. Р.Мөхәммәдиев

4) Алдан килгән инфинитив яки исем фигыльдән аңлашылган кагыйдә, канун, устав яки башка таләпләргә туры килү кирәклеген белдерә. Аңа бик мөһим нәрсәне хәл итәргә кирәк: тупка кемне кем итеп билгеләргә? Төзәүче үткен, зиһене тиз йөри торган кеше булырга тиеш. Х.Камалов. --- генерал Василевский яхшы эшли белә торган урынбасар да, бер үк вакытта оператив идарә начальнигы да булган кешене бик ныклап, җентекләп эзли. Ул кеше бик эшчән һәм белемле булырга тиеш. З.Зәйнуллин

5) Фикернең, бәяләмәнең билгеле закончалык яки логика буенча гына уйлап әйтелгәнлеген, фараз итүне белдерә. Урта буйлы, бик төз, җыйнак тыгыз гәүдәле, көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таштай мускуллары буын-буын калкып тора. Ә.Еники. Шәһәр башлыгы мәҗлеснең уртасында булырга тиеш иде, Козецкий, үчегеп, аны чакырмады. А.Гыйләҗев

6) Кемнең дә булса каршында бурычлы булуны белдерә. Егет исә кесәсенә тыгылды: – Мин ничә сум тиеш? – дип сорады. Р.Мирхәйдәров. Мин дәүләтнең бу кешеләргә бик күп тиеш икәнен белсәм дә, җавап бирә алмыйм. Безнең гәҗит

2. с. мәгъ. 1) Кемнең дә булса өлешенә тигән, үзенә билгеләнгән яки шуңа лаек (гамәл, эш). Бер яфрак та хилаф юлга төшми, һәр күбәләк тиеш эшен эшли – Шаклар катырлык. Г.Афзал. Еш кына сәнгатькәр адәм баласы тиеш бәхеттән өлешсез кала, шуңа күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда – шеш, күз төбендә фонарь күгәреп торыр, ә җаннарында бетәшмәс яра... А.Гыйләҗев

2) Кайтарыласы, биреләсе булып торган кемнең дә булса каршындагы бурыч, әҗәт. Сәламәтлек саклауның хәлләре инде бүген үк шәптән түгел, чөнки быел ук тиеш акчаның яртысына якыны гына бирелә. Безнең гәҗит. Бөтен балаларның да тиеш күләмдә бирелгән ризыкны ашап бетермәве аларга артык ризык салынуын белдерми. Шәһри Казан

3) Үтәлүе таләп ителгән, мәҗбүри эшләнәсе булган. Тиеш эшебезне башкардык

4) Кемгә дә булса тапшырырга аталган яки адресланган. Бирелергә тиеш хатны тапшырдым

5) к. тиешле1. (3 мәгъ.). Минем моңа кадәр кемнең кем икәне хакында уйланганым юк иде. Ә уйланырга, белергә кирәк икән. Үзеңә дошман тиеш кешеләрне яклап йөрмәс өчен дә белергә кирәк икән аны. Ф.Латыйфи. Аннан алар, чыбык очы булса да, безгә туган тиеш кешеләр. А.Хәлим

3. и. мәгъ. 1) Исәпләнгән, чамаланган, билгеләнгән, билгеләп куелган күләм, зурлык. Олпат гәүдә, киң кулбашлар, бишмәте астында да калкып торган күкрәк, көчле, юан аяк-куллар – бар да тиешеннән дә артык иде егеттә. З.Зәйнуллин. Кызның хәтере калды: – Мин җырлыйм, ә ул Йолдыз дигәнегез акча алып ятамы? – Син дә буш калмассың. Тиешен бирербез. Р.Габделхакова

2) Йөкләнгән бурыч. Законны өнәмисең, Налоглар түләмисең. Ходавәнә, аңла шуны: Тиешен үтәмисең. Р.Маннанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә