ТИЕНҮ ф. 1) Зур тырышлык белән ирешелгән әйбердән канәгатьләнү. Абый --- гаиләсенә, иркенрәк яшәр өчен, йорт салып, бакчалар утыртып җибәрә, җиләк-җимешкә тиенә. К.Миңлебаев

2) Нәрсәгә дә булса канәгатьләнерлек күләмдә ия булу. Болай барса, без мәңге кадрларга тиенә алмаячакбыз. М.Маликова. Ул таш калада бик тиз тамыр җәя: фатирга тиенә, йорт сала, бала үрчетә... Н.Гыйматдинова

Тиенә башлау Тиенү мөмкинлеге туу. Уйлап карасаң, икмәккә туйганга да күп түгел. 1955 еллардан соң гына ипигә тиенә башладык ---. Ф.Галиев. Русиялеләр шулай ук торак мәйданына да тиенә башлаганнар: ике дистә ел элек бездә бер кешегә 16 квадрат метр торак туры килсә, хәзер – 23 квадрат метр. Татарстан яшьләре

Тиенеп алу Бераз, күпмедер вакыт кына тиенү. Анда ул күпмедер вакыт яшәп, бәхеткә тиенеп ала. Н.Гыйматдинова

Тиенеп бетү Тәмам тиенү. Заманча аяк киемнәренә һәркем тиенеп беткәч тә, табигатькә чыкканда, чабатасын кия иде ул. Ф.Баттал

Тиенеп җитү к. тиенеп бетү. --- сугыштан соң әле --- халкы ипигә дә тиенеп җитә алмаган илдә санаулы гына еллар эчендә коммунизм шартына туры килердәй нинди муллык тудырмак кирәк? Татарстан яшьләре

Тиенеп килү Аз-азлап, акрынлап тиенү. Чөнки директор зур кеше, ә укучы кечкенә; директор укымышлы, ә укучы әле белемнәргә тиенеп кенә килә; --- директор аксакал яки олы кеше, ә укучы – нибары бала. Г.Рәхим

Тиенеп китү Ниндидер сәбәптән, этәргечтән соң кинәт тиенү. Менә шуннан соң акчага тиенеп киттек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә