ТИЕНЛЕК и. 1. Кыйммәте билгеле тиеннәргә тигез булган акча берәмлеге. --- буш, бөтенләй буш, бары тик җилләр белән яңгырап, шыңгырдап торган сандыкның ак тукыма җәелгән төбендә бер өем бакыр биш тиенлекләр ята иде. А.Хәлим. Камалы бүрек эчендәге ике тиенлекләр өстенә, чыңлап, илле тиенлек көмеш төшеп ятты. Н.Яһудин

2. с. мәгъ. 1) Кыйммәте билгеле тиен берәмлегенә тигез булган. Егерме тиенлек көмеш мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, икәүләп тагын дога кылдылар. М.Галәү. Файзулла баш астыннан чиккән янчык чыгарды, озын ябык бармаклары белән аның төбеннән алып, алтын төсле ялтырап торган өч тиенлек өр-яңа бакыр күрсәтте. Г.Бәширов

2) Хакы билгеле тиен булган, күпмедер тиен торган, билгеле тиен бәрабәренә бирелә, сатыла яки эшләнә торган. Тегендә үзе сыер тотмый икән, чөнки кышка печән әзерләүләр кыйбатка төшә: биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян буласы. А.Тимергалин. Беләмени алар без студент чактагы кызларның 1 сум 50 тиенлек чәчкәле күлмәк киеп кадерсез булып йөрүләрен?! Ф.Баттал

3) Билгеле бәягә бирелгән кадәр, күпмедер акчага килгән хәтле. Ахырдан, өчәр тиенлек кызыл кесәлдән соң кофе эчәргә тотынгач кына, иренеп кенә, ашыйммы икән, ашамыйммы икән дип икеләнеп, котлет ашый торган курсисткаларны, гәзитәнең тәменә манып кына җиде тиенлек борщ ашый торган студентларны күрделәр. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә