ТИЕНДЕРҮ ф. Кемгә дә булса билгеле бер нәрсәне табу, булдыру, шуның белән тәэмин итү. Максат – халыкны икмәккә тиендерү. Р.Мөхәммәдиев. Шыңгырдап торган йортлы, мунчалы итте, сыерга тиендерде. Г.Галиева Тиендерә башлау Тиендерүгә табан бару. Ә язга килгәндә, синоптиклар, ул март аенда ук җылы көннәргә тиендерә башлаячак, диләр. Татарстан яшьләре Тиендереп килү Байтактан бирле тиендерү. Менә инде соңгы берничә еллар буена сөткә дә иткә тиендереп килде аларны Тиендереп тору Даими, гел тиендерү. Эчәр суга тиклем тиендереп тора ул аларны. Ватаным Татарстан |