ТИЕН II и. 1) Сумның йөздән бер өлешенә тигез акча берәмлеге. Ниндидер юл белән кулга төшергән биш тиенгә бер кием тишек башмак сатып алды ---. М.Галәү. Биш тиенгә, теге як ярга чыгып, ике стакан морс эчәргә була, аннары әле чөеп уйнарга да кала! Ф.Хөсни

2) Вак акча, металл тәңкә. Бакыр тиеннәр арасында сирәк-мирәк көмешләре дә күренә иде. М.Хәбибуллин. – Акчам юлга җитәрлек кенә, – диде Миңниса һәм кәшилүгеннән учына шалтыр-шолтыр тиеннәр койды. Ф.Җамалетдинова

3) күч. Аз күләмдәге, җитми торган, гадәттә зур физик көч куеп табылган акча, байлык. «Тик мондый бәхетлеләр сирәк була», – диде миңа Җәгъфәр энекәш һәм авыр сулап куйды, үзенең дә газиз тиеннәреннән колак каккалаганы булган, күрәсең. А.Тимергалин. Ичмасам, үзем дә тиеннәргә генә эшлим, күпме ярдәм итә алам соң мин? Г.Тарханова

4) күч. Арзанлы, кирәксез яки әһәмиятсез нәрсә. Рәхәтең булмагач, дәүләт өч тиен ул. Г.Исхакый. Кешенең бәясе бу илдә элек тә тиенгә тормаган, киләчәктә дә тиене артуга ышаныч юк. Ф.Яхин

Тиен дә тормау Кемнең яки нәрсәнең кадере, әһәмияте, авторитеты булмау. Илмираңны күрмәдем, дим Мансурга, авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында авыз күтәреп сүз әйтмим. Әмма бу балдызкай базар көнне ике тиен тормый, дим. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә