ТИЕН I и. зоол. 1. Тиенчәләр семьялыгыннан агач куышларына оялап, чикләвек, бөреләр белән туклана торган, йомшак мехлы, йөнтәс озын койрыклы кимерүче җәнлек. Йокыбай тавыш килгән якка чапкан. Барып җитсә, ни күзе белән күрсен: бер агач ботагы яртылаш сынган да тиеннең койрыгын кыскан икән. Ф.Яруллин. Урман аңа бөтен матурлыгын ачып җибәргән иде: тегендә-монда тиеннәр сикерешә. С.Гаффарова

2. с. мәгъ. Шул җәнлек тиресеннән эшләнгән. Җәен-кышын ул --- кыска балаклы сырган чалбардан һәм тиен эчле каракүл бүректән йөри. М.Галәү. Рушан бер тәнәфестә өстенә матур тиен тун --- кигән зифа буйлы, тәбәнәк кенә кызны күреп алды. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә