ТИЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. тию

2) Саксызлык, ялгышлык белән, очраклы рәвештә тию, кагылу. Ялгыш буялган коймага тиелдем

3) Тиеп, кагылып китәргә туры килү, тиеш булу. Баланың тупрак өстенә тиелгән кечкенә тәпекәйләрен күргәнегездә, гүя бер фәрештә бу бишекнең эчендә калган дип әйтәсегез килмәсме? Дәрдемәнд. Ибтидаи мәктәпләр юк авылда да яңгыларны ачарга, барларын ислах итәргә, бөтен мәктәпләргә бер программа кабул итәргә карар чыгарылды. Аның берлән генә калмады, мәдрәсә мәсьәләсенә дә тиелде. Г.Исхакый

4) Бетерелү, сарыф ителү. Ерак та ерак иске тирмән --- Тиелми калган бу урман. Н.Исәнбәт. Кагылмаслык дип санала Шул җиремнең меңнән бере. Тиелмәскә дигән урман, Йогынмаска дигән таулар. И.Киньябулатов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә