ТИЕЛГЕСЕЗ с. 1) Кагылырга, рөхсәтсез алырга, орынырга (кулланырга яки сарыф итәргә) ярамый торган. Ул гына түгел, ведомство хезмәткәрләре өчен «тиелгесез» статусына ия төбәкләр һәм оешмалар булган. М.Котлыгалләмов. – Юкка куркасыз, шәхси милек безнең илдә тиелгесез, закон сезнең яклы, – дип юатмакчы булдык. Өмет

2) Кагылып булмый торган, кагылу мөмкин булмаган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә