ТИДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тию (1 – 10, 16 мәгъ.). Соңра, күтәрелеп, бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Г.Ибраһимов. Рөстәм кайчакта, күңеле нечкәреп, иркә җан ияләрен кулына ала, йомшак мамыкларын битенә тидерә, ипине учына салып кулыннан ашата. Ф.Яруллин 2) Мылтыктан һ.б.ш. җайланмалардан төз атып кирәк җиргә эләктерү, туры китерү. Саша, чабып, урамга чыкты, килгән ягына бармакчы иде, пистолет тоткан берәү каршыга төште, Саша аңа атып җибәрсә дә тидерә алмады ---. Р.Сәгъди. Мин угымны агач башында утыручы тиеннең сул күзенә тидерә алам. Аманулла Тидерә башлау Тидерергә тотыну. Тик, нигәдер, тешләрне генә бер-берсенә тидереп булмый. Тидерә башладыңмы, хәзер шакылдарга тотыналар. В.Нуруллин Тидерә язу Чак кына тидерми калу. Хатын бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Г.Ибраһимов. Миңа әллә нәрсә булды: батыраеп, Гөлнәфидәнең «мәхәббәт чокыры»на иреннәремне тидерә яздым. Г.Гыйльманов Тидереп алу Тиз генә тидерү; бер тапкыр тидерү. Салих, пошынып, минем күзләремә карады, аннары, аз гына икеләнгәннән соң, кулының сыртын маңгаема сак кына тидереп алды. Ә.Еники. – Мин ялган вәгъдәләрдән туйган, – дип, Сәет кулының кабыргасын муенына тидереп алды. Т.Галиуллин Тидереп карау Сынау-тикшерү өчен тидерү. Тагы юләр мавыгуга бирелеп китеп, Тәүгиз беләгенә кызган кыскыч тидереп карады. Х.Камалов. Бервакыт ул хәтта бармагына буялган сөтне теленә дә тидереп карады. Г.Рәхим Тидереп кую Тиярлек хәлдә калдыру; бер тапкыр тидерү. Халидә рюмкага авызын гына тидереп куя. Ф.Яруллин. Баязит кайнаган нервы, кызган баш белән ашыгып барды да, ялгышып, парашаны су кранына якын тидереп куйды. Г.Ибраһимов Тидереп тору Әле, хәзер тидерү; даими яки әледән-әле тидерү; билгеле вакыт тидергән хәлдә булу. Ул үз-үзеннән гафу үтенеп, ләүкәнең биегенә менеп, дулкын-дулкын чәчләрен күгелҗем юшкын ямьсезләгән түшәмгә тидереп торды. А.Гыйләҗев. – Чынлапмы? – диде һәм --- кинәт урыныннан кузгалды да, Сөенчалинга килеп, аның кулларын учына алды, бик каты кысты һәм битенә иреннәрен тидереп торды. Х.Камалов Тидереп чыгу Һәрберсенә бер-бер артлы тидерү. --- Назирә коридор стенасыннан штукатурны --- тәмләп ашый иде: авызына шоколад каба да, шуны җебеткәч, буе белән коридор стенасына конфетлы иреннәрен тидереп чыга, аннан шул урыннарны ялый иде. М.Мәһдиев. Хәзер шул кәлтә койрыгын тот та шайтан таякларының чәчәкләренә тидереп чык. Ф.Яруллин |