ТИГЕРҮ ф. к. тидерү . Мин менә иртән тору белән, --- бакчама кереп, --- гөлләрем белән сөйләшәм, керфекләренә бармакларымны тигерәм ---. Ф.Садриев. Син нәрсә, понимаешь, суык тигереп чирләргә, сугыш чорында эш калдырып өйдә ятарга уйлыйсыңмы? Н.Әхмәдиев

Тигерә язу Чак кына тигерми калу. Джон сөлгене күкрәгенә кысты да, җиргә тигерә язып, башын өч мәртәбә иде, халыкка рәхмәт әйтте. Ф.Садриев

Тигереп алу Тиз генә тигерү; бер мәртәбә тигерү. Кыюрак яшүсмерләр кайсыдыр кызларның бит очларына иреннәрен дә тигереп алалар иде хәтта. Ф.Баттал. Ул да әтисе каршына тезләнде һәм аның битләренә, танырга теләгәндәй, бармак очларын тигереп алды, колакларын сыпырды. Ф.Садриев

Тигереп карау Сынау-тикшерү өчен тигерү. Шофёр, иң беренче эше итеп, кулын Мөнирҗанның маңгаена тигереп карады. Н.Әхмәдиев. Аннары, баш бармагын чалгы йөзенә тигереп карагач, аякларын аерып басты һәм, ачу белән селти-селти, киң пакус алып кереп китте. Р.Вәлиев

Тигереп кую Бер тапкыр тигерү. Егетләр эчү «залпын» кабатладылар, кызлар да иреннәрен тигереп куйдылар. Х.Камалов

Тигереп тору Әле, хәзер тигерү; даими яки әледән-әле тигерү. Ә Зәлия аны үпте, иреннәрен озак итеп тигереп торды. Х.Камалов

Тигереп үтү Тидереп китү, үтешли тигерү; аз гына, җиңелчә генә тигерү. Алгы бүлмәдә калгыган сары кызгылт яктылык ашыкмый гына йокы бүлмәсенә узды, --- карчыкның йон оекбаш киеп өлгергән аякларына сарылды, тезләренә сикереп менде, чәчләрне тарап, түбән төшкән сөяк таракның асылташ кашына койрык очын тигереп үтте. Л.Зөлкарнәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә