ТИГЕНГӘ рәв. 1) к. тиген2. Машинаны тигенгә бирәләр дип уйладыңмыни? Т.Миңнуллин. Күн фуражкасын арткарак этәрде дә өзелгән әңгәмәсен ялгап китте: – Ә син беләсеңме, Хәкимҗан ага, Кадыйр Үзбәковка хәрәм ризык килешмәде, тигенгә ашаганнары яман шеш булып чыкты. Н.Хәсәнов

2) Юкка, файдасызга. Чапма, аякларың тигенгә кабармасын, --- акрын барсак та, максатка тиз җитәрбез. Г.Коләхмәтов

Тигенгә калдыру Җәзасыз калдыру, үчен алмау; буш калдыру, хакын кайтармау. Тимәгәнгә тимә, тигәнне тиген калдырма. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә