ТИГЕН с. 1. 1) Түләүсез бирелә, сатылмый торган. Әгәр Айбулатка кичәле-бүгенле якты чырай бирүе – тик торганнан тиген эш дип бер мөгез чыгаруы гына булса? Т.Әйди. Тиген киемгә тиенү 2) к. тикмә . Тиген кеше 2. рәв. мәгъ. Бушлай, бушка. – Тиген эләкте сиңа бу сәгать, – диде ул урамга чыккач, – затлы нәрсә, кадерен белеп саклап кына йөрт. И.Гази 3. и. мәгъ. бор. Мөһер, келәймә, тамга. Арзанлы металлар кушып ялган акча ясауга комачау итү өчен, дәүләт власте металл акчаларга келәймә суга башлый. Борынгы төрки телдә келәймә тиген дип аталган. А.Тимергалин |