ТИ’ГЕЛЬ и. нем. Эчендә металл һ.б.ш.ны эретү яки бик каты кыздыру өчен кулланыла торган, утка аеруча чыдам металлдан эшләнгән сыешлык. Прибор үзе көл төсендәрәк булса да, хром-никельле регулятор-боргычлары, серле шкала, көмеш тигельләре белән ялтырап, кукыраеп утыра. Э.Касыймов. Бакыр тамчылары ябышкан тигель, күпсанлы бакыр пластинка кисәкләре, бакыр әйбер ватыклары һәм бакыр шлагы кисәкләре табылу монда бакырчы яшәгәнлеге һәм эшләгәнлеге турында сөйли. С.Айдаров |