ТИГЕЗҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тигерү . Гыйльманов, уч төбенә салган тозына бәрәңгесен тигезә-тигезә, сүзне ялгап китте. Х.Камалов. Ярмөхәммәт бу йөзне, бу күзләрне якыннан, бик якыннан күрде бит кайчандыр. Монысы хак. Бит чокырларына иреннәрен тигезгәне бар аның. Р.Батулла 2) к. тидерү (2 мәгъ.). --- кахан сакчылары кыз урлаучыларны куа барсалар да, якын килергә курыктылар, чөнки угыз мәргәннәре – оста мәргәннәр, очкан кошның күзенә тигезәләр. М.Хәбибуллин. Кара-каршы атышабыз. Ул исерек бит, бүтән тигезә алмады, ә мин аның муенына һәм, гафу итегез, касыгына тигездем. М.Маликова Тигезә башлау Тигезергә тотыну. Ул Хөрминең ирененә канат белән су тигезә башлады ---. Р.Батулла Тигезә язу Чак кына тигезми калу. Батталов итле чәнечкесен Нәҗмиевның борынына тигезә язып селтәп алды. Ф.Садриев. Алмачуарның маэмайда хәбәре юк, ул атлаган саен, борынын җиргә тигезә язып, сискәндергеч хәрәкәт белән алга иелә, бөтен тәне белән тартышып куя иде. М.Маликова Тигезеп алу Тиз арада тигезү; бер мәртәбә тигезү. «Танышу хөрмәтенә, изге ата, күтәрик», – дидем. Теге карышмады, бетереп эчте. Зария иренен генә тигезеп алды ---. Х.Камалов. Бетекчесе кереп, кечкенә өстәл янына бөкләнеп утыргач, каурый каләмен чәченә тигезеп алды да Йосыф каханга карады. М.Хәбибуллин Тигезеп карау Сынау өчен тигезергә омтылу. Самолёт, чыдатырмы икән дигән сыман, тәпиләрен бер-ике тапкыр тигезеп карады да, ныклыгына ышангач, җир буйлап йөгереп китте. Р.Вәлиев. Кыз, иелеп, учы белән су алды да иреннәренә тигезеп карады. Г.Тарханова Тигезеп кую Бер тапкыр тигезү. Чәкештереп эчәләр, Сания иренен генә тигезеп куя. Э.Яһудин. Ширин чынаягына үрелде, чәе суынган иде, эчмәде, иреннәренә генә тигезеп куйды. М.Әмирханов Тигезеп тору Әле, хәзер тигезү; даими яки әледән-әле тигезү. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды ---. М.Хәбибуллин. Әмир коры сөяккә калып, хаста булып ята. Иреннәренә каурый белән су тигезеп торалар. В.Имамов |