ТИГЕЗСЕЗЛЕК и. 1) Тигезсез (чокырлы-чакырлы, керентеле-чыгынтылы, кытыршы һ.б.ш.) булу хәле. --- җирнең тигезсезлеге, сулыклар күплеге биредә яшәүчеләргә шактый мәшәкатьләр тудыра. Татарстан яшьләре 2) Тигез булмаган урын. Кыз, юл тигезсезлегеннән файдаланып, әле итәген өскәрәк тартты, әле кофтасының кендек турын ачарак төште. Ф.Яруллин 3) мат. Санлы зурлыкларның берсе (бер төркеме) икенчесеннән (икенче төркемнән) зуррак яки кечерәк булуын күрсәткән математик тәгъбирләмә. – Ярар алайса, – диде Әлфия. – Кайбер авыррак темаларны, әйтик, параметрлы тигезләмә һәм тигезсезлекләрне чишү кебекләрен генә өйрәтсәм инде, бик усал күренә, аның белән тарткалашып, ямьсезләшәсем килми. Н.Көбәш. Үзара > яки < тамгасы белән тоташтырылган ике сан яки алгебраик аңлатма тигезсезлек төзиләр. Алгебра 4) Аерым күренешләрнең үсешендә, торышында булган аерма, төрлелек. Бер телдә, әйтик, терлекчелек терминологиясе бик нык алга киткән ---. Икенче телдә исә нәкъ киресенчә. Телләрнең мондый тигезсезлекләре (алар кирәк фонетика, кирәк грамматика, кирәк лексика өлкәсендә күзәтелсен) тарихи сәбәпләр белән аңлатылалар. Р.Әхмәтьянов. Сәнгать үсешендәге тигезсезлек аның төрләре һәм жанрлары яссылыгында да күзәтелә. К.Гыйззәтов 5) күч. Үзара тиң булмау күренеше, тиңсезлек; гаделсезлек. Тормышта кайгы-хәсрәт, пычрак-шапшаклык, тигезсезлек болай да кирәгеннән артык күп. М.Хәсәнов. Мондый гаделсезлектән, тигезсезлектән, хаксызлыктан гаҗиз булган яшь күңел яхшы ук аңлый башлый: байлар кайда да шул, аларның барысын да комсызлык кешелексез итә; гади халык бөтен җирдә бер үк төрле шартларда көн күрә: изелә, --- тирен түгеп эшли, әмма тернәкләнә алмый ---. Җ.Юныс |