ТИГЕЗСЕЗ с. 1. 1) Өсйөзе тигез, такыр, шома булмаган. Тигезсез юлдан як-якка чайкалгалап бара торгач, Горшков тагын туктарга кушты, машинадан төште ---. Н.Фәттах. Тегесе эшнең нидә икәнен тиз төшенде булса кирәк, шунда ук акланырга тотынды: – Бигрәк тигезсез җир бит, чокыр да чакыр, Хөсәенов абый. Р.Миңнуллин 2) Озынлыгы, зурлыгы һ.б. сыйфатлары буенча бертигез, бертөрле булмаган. Бөтен җанын актарып салырлык юлларны укыганда, ул, хат кисәген ике кулы белән чытырдатып тоткан килеш, тигезсез хәрефләр белән язылган мәрхәмәтсез юлларга керердәй булып, кәгазь битенә иелде. А.Вергазов 3) Туры, төз булмаган 4) к. тигезле-тигезсез . Суга кермәде, үзенең теле начар, сулышы тигезсез иде. Г.Ибраһимов. Әрҗәсенә төялешеп, көйсез машинаны тигезсез тавыш белән үкертеп, көч-хәл белән дигәндәй, кырга барып җиттек. Ф.Җамалетдинова 5) күч. Тиң, бердәй, бер дәрәҗәдә булмаган. Тигезсез мәхәббәт иде бу, ә андый гыйшыкның ачысы бәгырьне бигрәк тә нык талый икән. М.Маликова. --- башкорт, казакъ һәм үзбәкләр милли пролетариаты булган рус, украин һәм татар янында тигезсез һәм хокуксызрак булып чыга түгелме соң?! Р.Мөхәммәдиев 6) күч. Гадел шартларда булмаган; көчләр, шартлар тигезлеге бозылган. Солдатларны сугыш һөнәренә өйрәткән, теткәләнгән батальоны белән дошманның ике полкына каршылык күрсәткәндә кабат яраланган һәм тигезсез сугышта һушсыз хәлдә әсирлеккә эләккән. Т.Әйди. Бәкләр, йөзбашы, унбашлары урыс баскынчылары белән тигезсез бәрелешләрдә башларын салдылар. Ф.Зариф 2. рәв. мәгъ. 1) Төрлечә; төрле рәвештә, бер уңай гына, бер рәвештә генә түгел. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша. М.Мәһдиев. Өйалды ишегеннән яланбашлы ир кеше чыкты, ул, Балкышны күрмәгәндәй, тигезсез атлап һәм авыр сулап, капкага таба узып китте. М.Маликова 2) Гаделсез рәвештә, тигезлек принципларын сакламыйча. Элек-электән җирдә байлар һәм ярлылар яшәгән. --- Дөнья яратылганда ук тигезсез яратылган. М.Хәсәнов. |