ТИГЕЗЛЕ’-ТИГЕЗСЕЗ с. 1. Урыны-урыны яки вакыты-вакыты белән бик үк тигез булмаган. Никадәр азапланырга туры килә иде аңа андагы тигезле-тигезсез ала-кола басуларда, чокыр-чакыр буйларында, урман куеннарында! Н.Фәттах. --- янгын каланчасы күләгәсенә елышып утырган каравыл өе дә бик нык үзгәргән: аскы бүрәнәләре сипләнеп, түбәсе тигезле-тигезсез такта белән яңартылган. М.Хәсәнов 2. рәв. мәгъ. Төрлечә, төрле рәвешчә; тигезлек сакламыйча. --- мәктәп турысында беркадәр вакыт тигезле-тигезсез атлаган йөзләрчә тояк тавышлары --- ишетелеп торды. Н.Фәттах. Аңа тигезле-тигезсез итеп карандаш белән язылган. Р.Мостафин |