ТИГЕЗЛЕК и. 1) Тигез булу сыйфаты; тигез булу хәле. Өй каршындагы рәшәткә такталарының тигезлеге тартылган кыл кебек. Н.Хәсәнов. Урман чытырманлыгы ничек аптырашта калдырган булса, асфальт юл тигезлеге дә зур табышмак иде минем өчен! М.Вәлиев 2) Тигез җир; тигез урын. Яшел тигезлекләр – бодай, арпа басулары, кая карама, анда лимон, әфлисун, агачлар арасында сары алтындай ялтырап, күзеңнең явын ала. М.Мәһдиев. Калкулык өстенә менеп җиткәч, калкулык итәге буйлап бормаланып сузылган инешнең теге ягына, тигезлеккә урнашкан авыл күренде. Р.Гариф 3) Бер-берсенә үлчәм, зурлык, күләм ягыннан тиң булу. Мисаллардан күренгәнчә, фразеологизмнар төзелешендә шундый бер принцип сакланган: аларның компонентлары авазлар охшашлыгын, иҗек саны тигезлеген, сүзләрнең озынлыгын-кыскалыгын һ.б. исәпкә алып сайлап алынган. Р.Йосыпов 4) Турылык, төзлек. Әһлетдин бабай пычкыны, кайрап бетереп, югары күтәрде, бер күзен кысып, тешләренең тигезлеген карый башлады. Г.Әпсәләмов 5) Таяну нокталары аз булган җисемнәр тотрыклылыгы. --- каткак боздан мәет күтәреп барышлый, зират янындагы инешне чыкканда, егетләрнең берсе таеп китте дә, калганнары да сөрлегеп, тигезлекне югалтып, мәетне бозлы балчыкка төшерделәр ---. М.Мәһдиев. Ул, җир катысын тоярга теләгәндәй, гәүдәсенең бар авырлыгын сул аягына күчерде һәм, тигезлек саклый алмыйча, янтаеп китте. Р.Вәлиев 6) Тормыш, яшәү ягыннан үзара тиңлек, тиң булу хәле. Дөньяның бөтен яме, тәме – тигезлектә. М.Мәһдиев. Башка заводныкыларга караганда пенсиягә ун елга алданрак чыксалар да, тигезлек белән картаерга язмаган: Мөнирә апаның ире Ленин яшенә җиткәч җан тәслим кылды. К.Кәримов 7) Бер үк хокукка, бер үк дәрәҗәгә ия булу. Һәрхәлдә, синең хөкемеңә буйсынып, синең теләкләрең белән килешеп, итагатьле хатын булып кына торуны аңардан көтүе читен, бик читен. Үзенә күрә түгел, ниндидер гаделлек, тигезлек сөюче ярлы бер тәкәббер бит ул! Ә.Еники. Балалар арасында да тигезлек бетте. Ф.Җамалетдинова 8) мат. Ике математик зурлыкның бердәйлеген белдергән тамга, билге. Плюс (+) һәм минус (–) билгеләре 1490 елдан гына кулланыла башлый, ә тигезлек билгесе (=) – 1557 елдан. Сабантуй 9) мат. к. бердәйлек (2 мәгъ.). Тигезлек билгесе белән тоташтырылган ике алгебраик аңлатма тигезлек төзи. Алгебра 10) геогр. Зур тауларсыз, иңкүлекләрсез киң мәйдан биләгән җир өслеге. Удмуртия Көнчыгыш Европа тигезлегенең Урал буе өлешендә урнашкан, монда калкулыклар һәм түбән төшкән җирләр аралашкан. Б.Хәмидуллин |