ТИГЕЗЛӘШҮ ф. 1) Кемнең яки нәрсәнең турысына барып җитү, куып җитү. Ул инде Сәүбән белән тигезләште, аннары, керфек тә какмыйча, авызын турсайткан килеш, килгән җайга узып та китте. Г.Гыйльманов 2) Үзара тигезләнү. Беләсеңме, идән асты чокыры, еллар дәвамында күмелеп, җир белән тигезләшсә дә, казылмаган каты балчыктан барыбер аерыла икән. А.Гыймадиев. Шәрык календаре буенча Яңа ел – көн белән төн тигезләшеп, яңа көн туу бәйрәме иде бу. А.Нәҗми 3) күч. Кем белән дә булса эштә, ярышта һ.б.ш.да бер дәрәҗәгә җитү, аның белән бер сафка басу. Камил белән укуда гына булса да тигезләшер өчен, Канифә диңгез кичәргә әзер иде. Н.Көбәш 4) күч. Кемгәдер тиңләшү, аның белән бер дәрәҗәгә күтәрелү яки төшү. --- көннән-көн гамьсезләнә барган ир тормыш баткагына муеннан кереп чумачак! Биргән вәгъдәләрен, эчкән антларын онытачак, сары йорт бәндәләре белән тигезләшеп, ярты хайванга әйләнәчәк. А.Гыйләҗев. Я, әйтегез! Кайсы як Моңсары Тукай белән тигезләшә алыр?! Ф.Гыйззәтуллина Тигезләшә бару Акрынлап, торган саен ныграк тигезләшү. Димәк, гаилә үлчәве тигезләшә бара. Ватаным Татарстан. Миңа калса, ир белән хатын статусы тигезләшә бара. Туганайлар Тигезләшә башлау Тигезләшүгә якын булу. Каршыга килүче, алар белән тигезләшә башлагач, көч-хәл белән атын туктатты. Ф.Сафин. Тик һаман саен күбәйгән кулланучылар саны нәтиҗәсендә чыгымнар керемнәр белән тигезләшә башлаган. Ватаным Татарстан Тигезләшә язу Чак кына тигезләшми калу. Тәвәккәллек тә бик тиз төкәнде, милли аң да нульгә тигезләшә язды. Р.Юныс. Алла Пугачёва белән тигезләшә яздык ул көнне популярлыкта. Ватаным Татарстан Тигезләшеп бетү Тәмам, бөтенләй тигезләшү. --- күңелендәге моңы-сагышы үзе сөйли торган шигырьләрнеке, табигать балаларыныкы белән тигезләшеп беткән. Р.Шәрәфиев Тигезләшеп җитү к. тигезләнеп бетү. Әле «Волга» белән тигезләшеп җиткәнче үк, алар котырып ут ачтылар, ә янәшәдән узганда, машинаны иләккә әйләндергәннәр иде инде. Р.Мирхәйдәров Тигезләшеп калу Тигезләшкән хәлгә килү. Ул үзенең капкасы турына җитүгә туктап калды: кичкырын Ык суы арта башлап, яр белән тигезләшеп калган иде. Ф.Садриев. Мотор шундук сүнде, кызны уч төбендәгедәй югары күтәреп барган көймә борыны су өсте белән тигезләшеп калды. Р.Мөхәммәдиев Тигезләшеп карау Тигезләшергә тырышу. Ул – председатель – аягында нык басып тора. Аның белән тигезләшеп кара! Н.Хәсәнов Тигезләшеп килү Акрынлап тигезләшү, тигезләшү алдында тору. Аның да тол калып яшәгән еллары ирле гомер кичкән чагы белән инде тигезләшеп килә. Г.Сафиуллина. «Татарстандагы бензин бәяләре хәзерге вакытта дөнья илләрендәге уртача бензин бәяләре белән тигезләшеп килә ---», – дип белдерә һөнәри берлекләр хезмәткәрләре. Р.Шакир Тигезләшеп тору Тигезләшкән хәлдә булу; гел тигезләшү. Тигезләшеп торыр чакмыни, бернигә карамый алга ыргылганнар гына ота бүген. Яңарыш |