ТИГЕЗЛӘҮЧЕЛЕК и. 1) Кешеләр хезмәтенә, аның күләменә һәм сыйфатына карамыйча, бердәй тигез түләү системасы. Алар арасында авыл мәктәпләренең педагогик кадрлар белән начар тәэмин ителүе, педагогик хезмәткә түләүдә тигезләүчелек --- һәм башкалар – Г.Габдуллин боларның барысын да аңа гына хас булган энергия белән хәл итәргә алына. Шәһри Казан 2) Кайсы да булса реаль социаль-сәяси шартлар белән расланмаган тигезлек, тиңлек. Региональ хуҗалык исәбенә күчүнең киң яклау табуы очраклы хәл түгел, чөнки ул өлкәләр, республикалар, районнар һәм шәһәрләр арасындагы урынсыз тигезләүчелекне бетерергә, гаделсезлеккә чик куярга --- мөмкинлек бирә. Казан утлары |