ТИГЕЗЛӘ’Ү ф. 1) Тигез, шома итү, тигезлеген булдыру. Түгәрәкләнгән тоякны вак тешле рашпиль белән шомартып тигезләгәннән соң, даганы тоякка кадаклый башлады. З.Зәйнуллин. Печән кибәнен салып, очлап бетергәч, аны як-яктан тырма белән тарап матурлыйсың, тигезлисең. М.Мәһдиев

2) Чокыр-чакырлы, тигезсез урынны тигез җиргә әверелдерү, такырлау. Ул чүлмәк тирәсендәге җир өстен тигезләгәндәй итте дә көрәген кире урынына илтеп куйды. Н.Фәттах. Тора-бара ул чокырны күмделәр, тигезләделәр. Ф.Яруллин

3) Турылау, бер туры сызык рәвешенә китерү, бер юнәлеш буенча урнаштыру, тезү, төзү, ясау. Вахтёрлар --- җирдә утырганнарны аяклары белән тибеп, басканнарны этеп-төртеп сафларны тигезләргә, колоннаны «тантаналы парадка» – түрәне каршылар өчен әзерләргә тырышалар. И.Салахов. Кечкенә тимер калак белән измә җәясең дә өстенә яңа кирпеч куясың. Аннары, калак сабы белән суккалап, кирпечне тигезлисең. Н.Әхмәдиев

4) Нәрсәне дә булса бердәй юанлыкта, калынлыкта итү. Җепне тигезләп кату

5) Нәрсәләрне дә булса бер-берсенә туры китерү, бер сызык буенча яки бер яссылыкка кую. Инде лампа филтәләрен кайчы белән тигезләп кистеләр, инде эссе лампа куыкларын өрә-өрә кабат чистарттылар ---. М.Мәһдиев. Шул гайкаларның әле берсен, әле икенчесен борып, сынган сөякне тигезлиләр икән. Ф.Яруллин // Бер тәңгәлгә китерү; бер сызыкка кую. Биредә юртакларны бер сызыкка тигезләп тезеп маташмадылар. В.Имамов. Үлчәүне тигезләгән кыяфәт чыгарып, товар куелган якны бармак башы белән генә аска да басканнар яисә кәгазь кыстырып калдырганнар ---. Татарстан яшьләре

6) Бер үлчәмдә, бер күләмдә итү; тигезләп бүлү, бертигез, тиң, бердәй һәм бер-берсенә туры килерлек итү. – Печән саткан акчаны тигезләп бүлерсең, монда синнән дә белемле кеше юк, – диделәр. Р.Газизов. Премьер-министр постына билгеләнгәч, Путин, инде киләсе елдан ук яшәү минимумы белән минималь хезмәт хакы күләмен тигезләргә кирәк, дигән мәсьәләне күтәрде. Татарстан яшьләре

7) Дәвамлы процессларны үзгәрми торган темпка, ритмга салу. Ул, сулышын тигезләргә тырышып, беравык торды да, идәнгә чап-чоп басып, үз бүлмәсенә борылды. А.Гыйләҗев. Әгәр сәламәтлектә җитди проблема табылмаса, йөрәк тибешен тигезләү өчен махсус күнекмәләрдән башларга, шулай ук көн саен иртән һәм кич өчәр чакрым җәяү йөрергә тәкъдим ителә. Сәламәт булыйк!

8) күч. Берәр берәмлекне, санны үрнәк итеп алу, шуның белән чагыштыру, шуңа яраклаштыру. Менә шушы курантларга карап, Сәгатьләрне тигезлибез без. Ә.Ерикәй

9) күч. Тәңгәлләү, тиңләү. Шәйдулла зур белеме булмаса да белә: бер атның көчен таза җиде ир кеше көченә тигезлиләр. М.Мәһдиев

10) күч. Һәрьяклап яхшырту, матур итү. Бар кешене тиңләдем мин игезләргә – Омтылдым гел бу дөньяны тигезләргә ---. Г.Мөхәммәтшин. XIX йөзнең беренче яртысында башланган гомуми уяну хәрәкәте җирлегендә тормышны тигезләү --- кабат игътибар үзәгенә куела. С.Шәйдуллин

Тигезләп алу Тиз генә тигезләү. Караватына кул тидереп, тигезләп алды. Р.Кәрами

Тигезләп бару Рәттән тигезләү. Ул элекке ялгышлары өчен хәзергесе белән түли генә ала. Үз балансын кеше шулай гына тигезләп бара. Х.Камалов. Инде юллар да сала башлаганнар: өсләренә кыска тун кигән таза-таза егетләр туң җирне жылытып тигезләп баралар ---. М.Зарипов

Тигезләп бетерү Барысын да тигезләү. Меңләгән, ун меңләгән тояклар таптаган, шулай да таптап, тигезләп бетерә алмаган биек үләннәр арасында берөзлексез чикерткәләр чәкелдәде, кошлар сайрады. Н.Фәттах

Тигезләп җибәрү Бераз, беркадәр тигезләү. – Бабай, сакал-мыегыңны тигезләп җибәрсәк, ничек булыр икән? – диде Нургаяз. Ф.Яруллин. Тирән эчле табага ит чумарларын тезеп, алар өстенә әле генә әзерләгән кабак соусын салабыз һәм кашык белән бераз тигезләп җибәрәбез. Сөембикә

Тигезләп карау Тигезләргә тырышу, тигезләргә омтылу. Палач аның муенына бау төшереп тигезләп карый... Р.Төхфәтуллин

Тигезләп килү Күптәннән тигезләү. Бар дөньяны гел тигезләп килде, Аермыйча дуска-дошманга. Х.Әюп

Тигезләп кую Тигезләнгән хәлгә китерү; алдан тигезләү. --- чүлмәкнең туфрак белән күмелми калуын исенә төшереп, ул тиз генә алмагач янына килде, көрәк белән чүлмәкне күмде дә тирә-яктагы балчыкны тигезләп куйды. Н.Фәттах. Зур сай тәлинкәгә пешкән бәрәңгене зур тишекле угычта уып сал һәм кашык белән тигезләп куй. Матур буласың килсә

Тигезләп ташлау Бик тиз арада тигезләү; бөтенләйгә тигезләү. Сугыш бик күп нәрсәне, бик күп төшенчәләрне, бик күп кешеләрне тигезләп ташлады. З.Хәким

Тигезләп тору Һәрвакыт, гел тигезләү. Гыйбаш абзый, халыкка йөрергә якын да, җайлы да булсын дип, тау кырыйларын казып, яңа юллар сала, кырын-ярын юлларны әледән-әле тигезләп тора ---. Г.Бәширов. Бездә газоннарны да машина белән кыркып, тигезләп торалар. Ф.Баттал

Тигезләп чыгу Башыннан ахырына кадәр тигезләү. Яңа китапларымны актарып, ялгыш бөкләнеп калган битләрен тырнак белән ышкып тигезләп чыккач, --- аларны киштәдәге дәрәҗәле урынга, үз ишләре янына куйдым. А.Тимергалин. Сәвия койма башларын карап кайтканчы, Рәшит абыең бульдозеры белән урамны тигезләп чыкты. Н.Кәримова

Тигезли бару Рәттән тигезләү

Тигезли башлау Тигезләргә тотыну. Ләкин немец танкысы, үлем ачысы белән дошманына ташлана торган яралы ерткыч кебек, коточкыч сикереш ясады, окоп өстендә ажгырынып әйләнеп, аны җир белән тигезли башлады. Г.Әпсәләмов. Менә кеше шулай икегә бүленде: гәзиттә – бер төрле, тормышта – икенче, ике арадагы аерманы аракы белән тигезли башлады кеше. М.Мәһдиев

Тигезли тору Тигезләүне даими дәвам итү. Тигезли торгач, һәммәсен дә тигезләп бетермәсәгез ярый да бит. Р.Мөхәммәдиев

Тигезли төшү Тагын да бераз тигезләү; бераз гына тигезләү. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, сулышын тигезли төшкәч кенә, өзек-өзек сүзләре чыга башлады ---. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә