ТИГЕЗЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. тигезләү . Ә менә --- моннан 30–40 еллар элгәре бульдозер белән эттереп тигезләнгән курган-корганнарның эзләрен кем табып бирер икән? Б.Рәхимова. --- Мөштәри урамындагы йорт сүтелеп беткән, ә аның урыны җир белән тигезләнгән булып чыкты. Г.Гыйльманов

2) Яссы, тигез булып китү, үзлегеннән тигез хәлгә килү. Ломның тупас башы белән бәрә торгач, шанның [чанның] яньчелгән җире тәмам тигезләнде. Ш.Камал. Агач тамырларын бульдозерлар тартып чыгарган чокырлар, түмгәкләр еллар үтү белән тигезләнделәр ---. Р.Хәбибуллина

3) Шомару; такыраю. Бөялгән бозлар да китеп бардылар. Су өсте тигезләнеп, чистарып калды. Н.Хәсәнов. Фәлән-фәлән кремнарны сөртсәң, атна-ун көн эчендә үк җыерчыклар тигезләнеп, бит шомара, имеш. Җ.Харисов

4) Хәрәкәт, агым, процесс, темп үзгәрми башлау, тигез булып китү, тигезгә әверелү. Һәм менә тагын кан басымы күтәрелде. Күзләре күрми. Басым тигезләнү белән, иншалла, ачылачак алар. А.Хәлим. Гали, кабынган сулышын бераз гына булса да җиңеләйтергә теләп, җиргә чүгәләде һәм шактый вакыт шул хәлендә сулыш алуы тигезләнгәнен, йөрәге тынычланганын көтте. Г.Галиев

5) Туры хәлгә килү; бер туры сызыкка басу. «Смирно»! – дигән әкрен команда ишетелде. Сафлар тигезләнеп, тынып калдылар. Г.Әпсәләмов

6) Бер яссылыкта, бер биеклектә, бер ераклыкта калу, бердәй урын алу, тәңгәлләшү. Аннан соң, атларны иркенгә куеп, ике җайдак тигезләнде ---. Р.Батулла

7) Кемгә, нәрсәгә, кем яки нәрсә белән дә булса тиңләшү, бер дәрәҗәгә килү. Хатын-кызларда көмешсыман, корычсыман булып агара башлаган чәчләр модага керде. Мөгаен, өлкәннәр хәйләседер. Яшьләр белән тигезләнү өчен. Ш.Галиев. Шуннан соң миннән ямьләнү әйберләре ясаткан апайларның дәрәҗәләре тигезләнә дә китә. Барысы да бер кавем – ямьле кавем була аннары, һәркайсының күңел кояшы нурлырак балкый аннары. М.Хуҗин

8) Бер-берсенең тәэсирен йомшарту, йоту, юкка чыгару (капма-каршы юнәлгән көчләр тур.). Кемгә ничектер, әмма миңа калса, яшәү белән үлем мәсьәләсе без кичергән заман белән бик нык бәйләнгән булып чыкты. --- Шуның аркасында яшисе килү белән дөньядан бизү гүя үзара тигезләнделәр. Ә.Еники. Җисем тикторыш хәлендә булганда, --- аңа тәэсир итүче көчләр үзара тигезләнеп торалар. Физика

9) күч. Яхшыру, җайлану, җитеш хәлгә килү. Дөньябыз түгәрәкләнде, тормышыбыз тигезләнде, ниһаять, татарлыгыбыздан арындык дип, борын чөйдек. И.Диндаров

Тигезләнә бару Акрынлап, торган саен тигезләнү. Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени? Ә.Еники. Әнисе киткәч сабый җанында туган упкын әкрен-әкрен тигезләнә бара иде төсле. Ф.Яруллин

Тигезләнә башлау Тигезләнергә тотыну. Тоткыннар теләр-теләмәс кенә тигезләнә башладылар. Г.Әпсәләмов

Тигезләнә төшү Бераз тигезләнү; тагын да тигезләнү. Шуннан соң Зиннуровның сулышы тигезләнә төште, күзләрен ачты. Г.Әпсәләмов. Карчыкның тавышы тигезләнә төште. М.Хәсәнов

Тигезләнә язу Тигезләнүгә бик якын калу. Тагын күпмедер вакыттан соң гына, аларган күзләре үз орбиталарына кайткач, сулышлары тигезләнә язгач кына, алар шаркылдап көләргә керештеләр. Ә.Баян. Уртадагы хатыннар бер тирәдәрәк баралар. Хәер, берсе нык алга киткән, теге көндәшләр белән тигезләнә язган бит. М.Маликова

Тигезләнеп бетү Тәмам, тулысынча тигезләнү. Сүз дә юк, кешеләр хәзер җиңелрәк тә, яхшырак та торалар, әмма шуның белән бергә аларның килерләре тигезләнеп беткәне юк бит әле. Ә.Еники. Үле тынлык дигән нәрсә шушы инде: монда кошлар оя типми; сандугач сайрамый --- түмгәкләре җир белән тигезләнеп беткән ---. А.Тимергалин

Тигезләнеп җитү к. тигезләнеп бетү. Айтуган карт, үлчәү теле тигезләнеп җитүгә:Җитмеш ике ---, дип кычкырып куя. Г.Бәширов. Әле генә кеше күмелерлек булган тирән чокыр һаман саега бара һәм менә тагын бер ун бадьядан соң өске кырый белән тәмам тигезләнеп җитте ---. Ш.Маннур

Тигезләнеп тору Һәрвакыт, даими рәвештә тигезләнү. Яшәешең эчке халәтеңә тигезләнеп тора. Ш.Галиев. Гомереңнең уңай барышында Тигезләнеп тора тоташ юл. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә