ТИГЕЗЛӘНЕШ и. 1) физ. Хәрәкәтсез торган яки тигез хәрәкәт иткән җисемнең яисә системаның аңа тәэсир иткән төрле көчләр яки вакыт нәтиҗәсендә бер-берсен юкка чыгаруы белән характерланган күренеш; русчасы: равновесие. Әгәр авырлык көче юнәлеше --- таяныч ноктасы аркылы үтсә, линейка (җисем) тигезләнеш хәлендә булыр. Физика. Механик хәрәкәтнең законнарын һәм матди җисемнәрнең тигезләнеш (тикторыш) шартларын кешелек дөньясы бары тик күп кабатланучы күренешләр, саф экспериментлар нигезендә генә төшенә, аңлый алган. Фән һәм тел. Тотрыклы тигезләнеш. Тотрыксыз тигезләнеш. Тигезләнеш законы

2) физ. Тотрыклылык; җисем яки системаның хәрәкәтсез торганда тотрыклылыгын саклавы; русчасы: устойчивость

3) Берәр нәрсәне тәшкил иткән өлешләрнең үзара тигез булуы; баланс. Кеше – чынбарлыктагы матди һәм мәгънәви башлангычлар берлеге, аларның үзара көрәше нәтиҗәсе. Юнан мәдәнияте – менә шул көрәшнең кеше хәяты аша тышка бәреп чыгуы, матди-рухи тигезләнешнең бозылуы. Т.Әйди

4) Катлаулы, каршылыклы процессларның яки капма-каршы юнәлгән көчләрнең, хәрәкәтләрнең үзара зур үзгәрешләр ясау тәэсирен йомшарту, тоткарлау, юкка чыгару күренеше. Чимал һәм эш көче болай да җитешмәүгә карамастан, үзәк ведомстволар Эстониядә яңа ГРЭСлар, ашлама заводлары корырга ниятли. Моның исә табигатьне, шул исәптән эстон халкын саклауга, киң мәгънәдә алсак, экологик, социаль, милли тигезләнешенең бозылуына китерәчәге ачыклана. Т.Әйди. Гармония ул – хәрәкәт чыганагы да: әлеге көчләр тигезләнеше (берсен икенчесе юк итә алмавы) аркасында хәрәкәт һичкайчан да туктамый, нейтральлектән яңа триада барлыкка килә. Р.Сафин

5) күч. Күңел тынычлыгы, рухи яктан борчылмый, дулкынланмый яшәү халәте; гармония. Ул чакта бу җыр һәм аңа сүзләр уйлау аның кәефен бер тигезләнештә, бер яссылыкта тотып торган иде. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә