ТИГЕЗЛӘГЕЧ и. 1) тех. Берәр предметны төгәл горизонталь яки төгәл вертикаль торышка кую өчен кулланыла торган җайланма. Бала чакның гаҗәп әйберләреннән берсе булып, балта остасының бүрәнәгә куеп карый торган тигезләгече истә калган. Ш.Галиев. Аларның кулларында тигезләгеч, шпатель, пумала кебек инструментлар уйнаклап торыр, шул арада үзара гәп тә куертырлар ---. Р.Кәрами

2) Кирпечтән йорт һ.б.ш. биналар салганда кулланыла торган линейка, правило



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә