ТИГЕЗ с. 1. 1) Шома һәм яссы; кытыршы урыннары, чокыр-чакырлары булмаган. Биредә тигез дала тәбәнәк калкулыклар, инешсез коры үзән-ярлар белән телгәләнә. Х.Камалов. Аэропорт болын кебек тигез мәйданнан һәм авыл мунчасыдай кечкенә генә йорттан гыйбарәт. Р.Вәлиев 2) Бердәй, бер-берсенә тиң, тиңдәш; үзара бер үлчәмдәге, бер зурлыктагы; бер-берсен төгәл кабатлаган, бертөсле. --- яңа үсә башлаган чәчәкләр дә көләч йөзләре белән аның күзләрен иркәлиләр, кыскасы, бөтен табигать моны башка адәмнәр белән бер дәрәҗәдә күрә, бирә алганын тигез өлештә моңар да бирә иде. Ф.Әмирхан. «Бәгырь авазы»н үз көем белән укыйм һәм --- тигез үлчәмле ритмнарында дала иңләп килгән атларның тояк тавышларын --- ишетәм. Р.Харрасова 3) Бер үк төрле, бер үк юанлыкта, калынлыкта, куелыкта, төстә булган (җеп, бау, сызык һ.б. тур.). Аның [Зөһрәнең] эрләгән җебе дә тигез, матур. А.Әхмәт 4) Вакыт үлчәмендә үзгәрешсез, бер көйгә, бер ритмга дәвам итә торган; салмак. Фаягөл, баланың йөзенә якын ук килеп, аның тигез сулышына бертын ләззәтләнеп торды, өстендәге җәймәсен рәтләгәндәй итте. А.Әхмәтгалиева. Тәпиләрен тимер рельсларга кыйный-кыйный, авыр сыннарын тигез хәрәкәткә буйсындырып, поездлар бер-бер артлы үтеп кенә тора. Ф.Җамалетдинова 5) Чокыр-чакырсыз, сикәлтәсез, такыр. Киң, тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. А.Шамов 6) Туры сызык буенча барган, туры сызык хасил иткән. --- лагерьның зур тимер капкасыннан, тигез сафларга тезелеп, ике ротага якын солдат-сержант килеп керде. З.Зәйнуллин 7) күч. Тулы (ире дә, хатыны да булган гаилә тормышы тур.). Тыныч, тигез тормышлы ике гаилә башлыклары да балалары дуслыгына сөенеп бетә алмады. А.Хәйртдинова. Сезгә --- какшамас саулык, иман байлыгы, куанычлардан гына торган тигез тормыш, хәерле гомерләр телим. Т.Нәҗмиев // Гомумән тату, дустанә. Бары тик үз халкының мул, тигез тормышына, байлыгына таянган ил генә алга бара, чәчәк ата ала... М.Хәсәнов 8) күч. Үзара тиң, бер үк дәрәҗәдәге. Миңа калса, Русиядә бөтен милләтләргә дә тигез хокук һәм мөмкинлекләр бирелгән. И.Хуҗин 2. рәв. мәгъ. 1) Туры итеп. Чәчләре коңгырт кара, калын кашлары тигез сызылган. Р.Кәрами 2) Шома итеп, шома булып; тигезсезлек, кытыршылык калдырмыйча. Башта тырнакка нигез лак буярга кирәк. Ул төрле тигезсез урыннарны каплый һәм декоратив лакның тигез буялуына ярдәм итә. Матур буласың килсә 3) Нәкъ бертөсле итеп, бердәй. Тигез күрә бөтен җанны театр. Г.Тукай. Ренат Харисның татар халкына --- багышлап язылган бик күп шигырьләре бар. Аларда – татар өчен горурлык хисләре дә, татарны олы итеп, башка олы халыклар белән тигез итеп күрәсе килү теләге дә! Р.Миңнуллин 4) Тиң булып, бердәй. Бер өй эчендә нәкъ илле егет Тигез үскәннәр үлчәгән кебек. З.Туфайлова 5) Бер үлчәмдә. Тотылган балыкларны ике ир үз капчыкларына тигез бүлеп салдылар. Г.Гыйльманов 6) Бердән, берьюлы. Бакчага чәчтем чәчкәләр, Түгәрәк түтәл ясап. Бар да тигез шытып чыкты, Саный китсәң – бихисап. Ф.Тарханова 7) Бер үк ритмда, бер көйгә, үзгәрешсез; салмак. Ул, --- гәүдәсен авылчарак тотып, әмма үзенә бертөрле килешле йөреш белән, матур аякларын тигез басып, ныклы адымнар белән килә иде. Р.Кәрами. --- болытлар --- җил чыгармыйча гына теплоход өстеннән үтеп китә. Көнчыгыш иллюминаторлардан кергән кояш баганасы, тигез янмаган лампа кебек, янып-сүрелеп, янып-сүрелеп ала. К.Кәримов 8) Синхрон рәвештә; бер дәрәҗәдә. Аның белән бергә тигез атлап, штыклы автоматларын нык тотып, яшь моряклар колоннасы барды. Н.Фәттах. Башта бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек. Ә.Хөсни 9) күч. Тыныч, шау-шусыз гына. Тигез генә тәгәрәгән җиреннән бервакыт Камәр карчыкның тормышы тагын сикәлтәле юлга барып керде. М.Мәһдиев 3. хәб. функ. 1) Билгеле бер нәрсә белән бер яссылыкта, бер тәңгәлдә, бер югарылыкта, бер биеклектә; төп-төгәл; тиң. Шунысы хәтердә: иртән Муса янына дусты килгәли иде. Аның белән бер яшьтәгеләр булыр. Буйлары да тигез иде. Казан утлары. Ике команданың көчләре тигез иде. Сабантуй 2) Нәрсә беләндер бер үк кыйммәткә ия, шуңа бәрабәр. Шактый озак әзерләнгән һәм шактый вакыт үз сәгате сукканны көтеп яткан программа ул. Бәһасе аның 279 (!) миллиард сумга тигез. Р.Фәйзуллин. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, авыручылар саны 289 га тигез. Шәһри Казан ◊ Тигез җирне түмгәк итү Үлү, кабергә керү. Тигез урында түмгәк «Исәпкә бар, санга юк» мәгънәсендә кулланыла. Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. М.Җәлил |