ТИГӘНӘК и. 1. 1) Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан киң итләч яфраклы, ябышкак чәнечкеле шарчыксыман орлык тартмасы булган икееллык үсемлек; әрекмән; русчасы: репейник. Киртә буендагы тигәнәкләр арасында бер-ике баланың саргылт башы күренеп алды ---. М.Мәһдиев. Таудан төшүгә, --- ат кузгалаклары, озын-озын тигәнәкләр, алабуталар үсә, таллыклар бар. Ә.Сафиуллин

2) Шул үсемлекнең шарчык рәвешендәге ябышкак чәнечкеле җимеше, сырышучан орлык тартмасы. Аның тиргә манчылган ак күлмәге тәненә сыланган, яңа чалбары таушалып, балакларына ат төкләре, тигәнәкләр ябышкан, ботинкалары соры тузанга манчылган. Г.Әпсәләмов. Чаңгылары әрем сабакларын керт-керт сындырды, таудан очып кына төшсә дә, йон бияләйләренә, яңа бишмәтенә әрсез тигәнәкләр ябышырга өлгерде. М.Хуҗин

2. с. мәгъ. күч. Күңелгә тия, газаплый, йөдәтә, борчып тора торган. Болай да җәрәхәтле, телгәләнгән йөрәккә тоз сибәләр. Һаман бер тигәнәк сорау. И.Салахов

Тигәнәк белән сырганак шикелле (кебек) Бер-береннән аерыла алмый, шул ук вакытта гел үзара әрепләшергә, тиргәшергә генә торган ике кеше турында. Очрашсак, юньле сүзебез юк, тигәнәк белән сырганак шикелле ябышырга гына торабыз. А.Гыйләҗев. Тигәнәк кебек сарылу Бәйләнү, берәр кешегә тагылу, яныннан китмәү. Ул чакларда Әлифә --- ата күңеленең җылысын яхшы тоя иде. Шуңа күрә, Кәрим абзый эшеннән кайтып керүгә, өстен алыштырырга да форсат бирмичә, тигәнәктәй барып сарыла. Г.Сабитов. Тигәнәк кебек ябышу к. тигәнәк кебек сарылу. Гәүһәр тагы тигәнәк кебек килеп ябышыр: нигә әйткәнчә эшләмәдең дип, күзеңне ачырмас. Г.Ибраһимов. Синең белән очраша башлагач, Айтуганны бөтенләй онытканмын икән, ул миңа, кая барсам да, тигәнәктәй ябышырга гына тора. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә