ТИГӘНӘ и. 1) Агачтан чокып ясалган озынча улак, тар ялгаш, тагарак. Анда умывальник та бар. Ул бик зур, үзе тигәнә төсле, үзе фарфордан эшләнгән. А.Алиш. Үгез, юан муенындагы калын чылбырларын шалтыр-шолтыр китереп, авыр, итләч гәүдәсен тибрәтеп, әле ул тигәнә тирәсендә генә йөренеп тора. Ф.Җамалетдинова 2) сир. к. җилпуч (1 мәгъ). Арт келәткә чыктым ничек, Бер тигәнә он өчен? Унбиш яшькә җиттем ничек, Кырык биш яшьлек тол өчен? Җыр |