ТИБҮ I ф. 1) Җиргә яки башка берәр нәрсәгә аякны селтәп бәрү, аяк белән ору. Шул мизгелдә үк Кави артыннан килгән Усманов хром итеге белән тоткынның авызына китереп тибә: – Сволочь! З.Зәйнуллин. Флүн кәләшен тоткан, үзе ялтыравык кара ботинкасы белән тюльпаннарга тибә, аларны читкә этәрергә азаплана, ә чәчкәләр типкән саен, авыртудан сискәнгәндәй, тетрәнәләр ---. М.Маликова

2) Һөҗүм итеп яки үз-үзен саклап, аяклары белән ору, бәрү (хайван тур). Ат, бичара, нишләргә белмичә бер артка чигенә, бер алга тартыла, койрыгын бертуктаусыз уңга-сулга селти, дүрт аягы белән дә алмаш-тилмәш корсагына тибә иде. Ә.Еники. Яшь тай бераз иркәләнеп торды да, яман каты кешнәп, тоягы белән җиргә типте ---. Р.Батулла

3) Нәрсәне дә булса аяк белән тибәреп уйнау. Оныталмыйммы Иркен стадионда Йөгерә-йөгерә футбол тибүне. М.Җәлил. Кем балык тота, кем җиләк җыеп килә, кем черем итә, кем туп тибә я шахмат уйный. Р.Фәйзуллин

4) Тояклары яки тырнаклары белән җирне, туфракны һ.б.ш.ны типкәләп, актарып азык, җим эзләү; тибенү. Илгә җот килде, тибеп ашарга мөмкин булмаганга, малның бик күбе һәлак булды. Г.Ибраһимов. Теңкәгә тиде шул сары тавык: бакчага керә, түтәлләрне тибә. Н.Фәттах

5) Сулкылдау, ритмлы хәрәкәт ясау. Авыру хәрәкәтсез ята. Ләкин йөрәге эшли, тамыры тибә, сулышы тигез. Г.Әпсәләмов. Алда булачак авыр хәлләрне күз алдына китереп, йөрәк сулык-сулык тибә, әрнеп әчетә, бәгырьне телем-телем кыеп ала. Х.Камалов

6) Тәндә, тиредә күзгә күренә торган нинди дә булса үзгәреш барлыкка килү, берәр нәрсә өскә бәреп чыгу. Тугаевны күргәч, каушады, кинәт төсе китте, иреннәре күгәрде, борынының ике ягына кызгылт таплар типте. Х.Камалов. Яңа гына мыек тибә башлаган яшь чырайлы бу малайларның бүген-иртәгә ут эченә барып керәчәгенә ышану бик кыен иде. М.Мәһдиев. Маңгаена тир типте. Т.Галиуллин // Гомумән астан килеп чыгу; үсеп чыгу. Юл читендә чирәм типкән

7) Ерткыч яки ау кошлары югарыдан, һавадан һөҗүм итеп корбанын эләктерү. Агыйделкәйләрнең балыгы уяу, Акчарлаклар тибеп ала алмый. Җыр. Газинур исә, шатлыгын яшерә алмыйча: – Фашистны бәреп төшерделәр! Нәкъ карчыга сыман типте! – диде. Г.Әпсәләмов

8) Басым белән бәреп чыгу. Шәрәфи --- самавырдан чыккан парны, шул парның бик зур көч белән һавага тибүен күрде. Т.Госман. Маңгаенда сыдырылган җирдән кан тибә. Ф.Садриев. Габдерәшит карт, учы белән алып, суны кабып та карады: суы әйбәт, ят тәм юк, үзе салкын иде. Димәк, чишмәсе тибә. Н.Гыйматдинова

9) Һөҗүмгә, кысуга, басымга каршы көч белән җавап кайтару. Ашыгыч оборона оештырып, барлык контратакаларны кире тибәргә! И.Гази

10) иск. к. типтерү (2 мәгъ.). Кулга акча төшкәндә, рәхәтләнеп тибеп, бераз күңел юатып калмасак, башка һичбер шатланыр урыныбыз юк. Г.Камал. Авылда унбиш көн тордым, никрутлар тибәләр генә. Г.Ибраһимов

11) күч. гади с. Урлау, чәлдерү, шудыру. Кычыткан белән ярды күрше бабай Төпсез ыштанны да салдырып: Күкәй типкән идем. Г.Афзал. Бер атна да узмаган, атны караклар типте дип, гариза илтеп биргән. Х.Камалов

12) күч. к. тибәрү (4 мәгъ.). Бертуганың чит тибәдер Дәүләт тигез булмаса. Дәрдемәнд. Бераздан өлкә комитетында тагын секретарь алышынды. Үз урынын югалтудан куркып, Усманов Беляевны читкә типте. М.Вәлиев

Тибеп очыру 1) Бик каты тибеп шактый еракка җибәрү; егу, аудару, мәтәлдерү. Кәефе шәптән түгел бугай, никтер, ордым-бәрдем йөри, аяк астында буталган ялагай мәчене ачу белән тибеп очырды. С.Сабиров. Камилнең әтисе, аяк астына туры килгән урындыкларны тибеп очырып, урамга атылды ---. Ф.Бәйрәмова; 2) Бәреп төшерү (хөкүмәтне һ.б.ны). Тибеп ташлау к. тибеп очыру. Шашынган буржуазияне хөкүмәт башыннан тибеп ташларга торыгыз! И.Гази. Тибеп ыргыту к. тибеп очыру. Типкән саен Адым саен, бик еш очрау, күп булу турында. Аертып өйләнергә йөрмисеңме тагын? Типкән саен алма кебек кызлар бар чакта! Ш.Хөсәенов. Ике дистә ел буена чарлаган икән инде ул шигырьләрне. Мөгаен, хәлсезрәк, төссезрәкләрен ташлагандыр (типкән саен, җирдән алтын чыкмый бит). Н.Каштанов. Типсә тимер өзәрлек (өзәрдәй) Бик таза, көчле һәм гайрәтле. Аларны капка төбендә тарантаска җигелгән яхшы ат, типсә тимер өзәрдәй ике егет көтеп тора иде. Г.Бәширов. Бөтен килеш-килбәтеннән типсә тимер өзәрлек икәнлеге әллә каян сизелеп тора. М.Хәсәнов

Тибә башлау Тибәргә тотыну. Әрләннең, акча күргәч, күзләре ут янды, чигә тамырлары тибә башлады. М.Галәү. Ярату язмышка әверелсә, дуслыкны читкә тибә башлый шул... Г.Гыйльманов

Тибә тору Тибүен дәвам итү. Бер минут узмагандыр, йодрык белән суга, аяк белән тибә торгач, бизәкле ишек чатыр-чотыр килә башлады. К.Миңлебаев

Тибә язу Чак кына типми калу. Ә менә монысы типкәләргә ярата, сакчы Шәһәйнең корсагына тибә язды. А.Гадел

Тибеп алу Бер тапкыр тибү; тиз арада тибү. Итек кунычын ике ягыннан эләктереп, җан ачуы белән тагын бер тапкыр сайгакка тибеп алды да турайды. М.Хәсәнов. Өйдә чит кеше булмаса, тәрбия йөзеннән ул аның ләшперәйгән чалбар төбенә берне тибеп алырга да күп сорамас иде, әлбәттә. Ф.Садриев

Тибеп җибәрү Кинәт тибү. Карчык аңа әйләнеп тибеп җибәрде һәм --- Мәңгүк ханга текәлде. М.Хәбибуллин. Тикшерүче очынып килә дә аңа күн итеге белән тибеп җибәрә. Р.Кәрами

Тибеп карау Сынау өчен тибү. Ул --- киселгән агачның төбен бер әйләнеп чыга, аңа балта белән бәреп карый. Аягы белән төпкә тибеп карый. М.Мәһдиев. Әллә ничә малай тибеп карадылар, әмма капкага кертә алмадылар. Р.Фәизов

Тибеп кую к. тибеп алу. Немецларның берсе Габдрахманга тибеп куйды. З.Зәйнуллин. Явызлыкның үзе булып килеп кергән Хәмис Айдарга тагын бер тибеп куйды да --- чыгып китте. Г.Гыйльманов

Тибеп ташлау Бик тиз арада көч белән, очыртырлык, төшәрлек итеп тибү. Нургали юрганын тибеп ташлады да урыныннан сикереп торды. Ә.Еники. Киткәненең беренче көнендә үк әрсез чебешләр, әллә кайлардан койма тишекләре табып, бакчага кереп, суган түтәлен тибеп ташларга өлгерделәр ---. Ф.Яхин

Тибеп тору Әле, хәзер тибү; бертуктаусыз яки әледән-әле тибү. Мин бит бу сүзне аңымны югалткан минутларда да исемнән чыгармадым, гүя чигәмдәге кан тамыры шикелле, ул өзлексез тибеп торды. Ә.Еники. Өйнең калай түбәсе астында еллар буе торып тәмам җитлеккән, камыт бөятедәй итеп бәйләнгән казылыкның майлары тибеп торыр иде. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә