ТИБРӘТҮ ф. 1) Тибрәлдерү, селкетү; калтырату, чайкалдыру. Җил чак кына тибрәтте исә, шау чәчәккә күмелгән алан буйлатып төрле төстәге дулкыннар чабышып үтә, алар өстендә уенчык җилкән шикелле күбәләкләр чайкала иде. А.Тимергалин. --- Фәргать кечкенә вакытта, әбисе аны кабык арбага салып, шушы көйгә тибрәтә иде. Ф.Бәйрәмова 2) Җиңелчә һәм еш-еш хәрәкәт иттерү, кыймылдату. Кыз сискәнгәндәй, керфекләрен тибрәтеп, Зөфәргә бер карап алды. Ә.Еники. Җәмилә Закировнаның сөйләшерлек хәле калмаган иде, ак җәймә өстендә үтә күренмәле булып тоелган бармакларын тибрәтеп кенә ишарә ясады ---. М.Маликова 3) күч. Кузгату, дулкынландыру. Мондый минутларда кешенең уйлары да, тойгылары да, --- ничектер, үзенә бертөрле – үтә пакь, үтә кадерле була, алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Г.Әпсәләмов. Басу, күк йөзе, кат-кат ерак офыклар моң тибрәтә ---. М.Мәһдиев Тибрәтә башлау Тибрәтергә тотыну. Зур-зур дулкыннар безнең пароходчыкны сикертә, тибрәтә башладылар. Ф.Әмирхан. Роботулладан көнләшеп, мин үзем дә соңгы айда каләм тибрәтә башладым. А.Тимергалин Тибрәтеп алу Кинәт, аз гына тибрәтү. Әһлетдин бабай --- пычкысын тибрәтеп алды, Асия кулындагы гармунга карап мут кына елмайды. Г.Әпсәләмов. Бу юлы да күз кабакларын челт-челт тибрәтеп алды да тезеп китте ---. Н.Хәсәнов Тибрәтеп җибәрү Кинәт тибрәтү. --- ул пычкының бер башын скрипка кебек ияк астына кыстырып, икенчесеннән шундый тибрәтеп җибәрде: гади пычкы сандугач кебек сайрый башламасынмы! Г.Әпсәләмов. Әмма Габделбәр авызыннан чыккан Йөзембикә исеме аның күңел кылларын тибрәтеп җибәрде. Г.Нурулла Тибрәтеп карау Сынау өчен тибрәтү. Моңарчы, шигырь язам дип, бер мәртәбә дә каләм тибрәтеп карамагангадыр, мөгаен. Ә.Сафиуллин. Шунлыктан ул, коры сүз биреп, ничек тә бу хакта егетнең күңел кылларын тибрәтеп карарга, кирәк икән, намусын үгетләргә дә ниятләп куйды. Ф.Яхин Тибрәтеп кую Бер мәртәбә тибрәтү. Кыз, «әйе, бу мин» дигәндәй, керфек тибрәтеп кенә куйды. А.Әхмәтгалиева. Җылы һава агымы килеп бәрелгән саен, тигәнәкләр әкрен генә авыр башларын тибрәтеп куялар. Ф.Җамалетдинова Тибрәтеп тору Әле, хәзер, күз алдында тибрәтү; һәрвакыт, туктаусыз тибрәтү. Шулай да беренче тапкыр өемә килеп җырлаган Рафаэль Ильясов һаман күңел дулкыннарын тибрәтеп тора сыман. Ф.Яруллин. Беркемгә дә, тибрәтеп торырга дип, бишек асып куймаганнар. Ф.Җамалетдинова |