ТИБРӘНҮ ф. 1) Җиңелчә генә җилфердәп, селкенеп тору, чайкалу. --- сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Ә.Еники. Үлән сабаклары --- Әмирнең ботларына, кулларына орынып, җилдә тибрәнә. Г.Нургатина 2) Җиңелчә һәм еш-еш хәрәкәт итү. Тибрәнә керфек --- ым бирә, өн бирә әкрен генә. Ш.Бабич. Йөзе ут кебек яна, күкрәге тибрәнә, ә күзләре чиксез сөенечле бәхет белән тулы. Г.Әпсәләмов. Кайнар иреннәр пышылдап тибрәнде. Г.Сәгъди 3) Җиңелчә генә дулкынлану. --- үләннәр юеш, ямь-яшел, чәчәкләрдә энҗе бөртегедәй түгәрәк тамчылар җемелди, Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Ә.Еники. Ай нурын чагылдырып, дулкыннар тибрәнә, алар әйтерсең җанлылар, әйтерсең аларның өстенә көмеш сибелгән. Г.Әпсәләмов 4) Тартылып, чиртенеп калтырау. Уңайлап алды кулга думбрасын, Кереште, уйный ул; тибрәнде кыллар, Сузылды кебек болында зарлы моңнар. Ф.Бурнаш. Мандолина кыллары тибрәнде 5) Талпыну, җилпенү. Күкеле сәгать башында күке тибрәнеп кычкыра. Д.Аппакова. Сабан тургаемы – зәңгәр хозурлыктагы бишектә тибрәнә-тибрәнә моңланырга кереште... Р.Мөхәммәдиев 6) Кузгалу, бер мәртәбә генә селкенеп кую. Шуларны әйтергә уйлаган иде Нина Андреевна генералга, теле тибрәнде, сүзе чыкмады, зур командир алдында акланып маташуның әдәпсезлек икәнен яхшы аңлый ул. С.Поварисов 7) күч. Җиңелчә калтырап ишетелү. Куллары як-якка җәелде, һәм карлыккан тавышы эчке бер дулкынлану белән тибрәнде: – Кызым! Н.Хәсәнов. Күңелнең иң тирән бер җирендә яшеренеп яткан милли көйләр тибрәнә ---. Ф.Вәлиев 8) күч. Көчле яки нечкә хис тәэсиренә бирелеп китү, сулкылдау (йөрәк, һ.б. тур.). Аһ, бу йөрәк ник тибрәнә, ник талпына? К.Тинчурин. Ул чиксез кодрәткә ия, дәртле дә, сагышлы да кабатланмас җыр җанга тансык кебек, канат бирә, аның агышларына кушылып, күңел тибрәнә, күптән көткәннәргә сусау, ярату арта. Н.Хәсәнов Тибрәнә башлау Тибрәнергә тотыну. Менә өй эчендә аның басынкы моңы тибрәнә башлады ---. Г.Бәширов. Гөлҗиһанның битләренә ут капты, керфек очларында яшьләре тагы тибрәнә башлады. Ф.Бәйрәмова Тибрәнеп алу Кинәттән, аз гына тибрәнү. Кайчак трамвай дугасыннан кабынган яшькелт чаткының яктысы палатага кереп, шәрә стеналарда тибрәнеп ала. Г.Әпсәләмов. Аның озын, матур керфекләре ниндидер сихри ритмда тибрәнеп алдылар да ачылып киттеләр. Г.Гыйльманов Тибрәнеп карау Сынау өчен тибрәнү. Ясап бетергәннән соң, Унөч әйтә: – Беләсеңме, Унөч синнән куәтлерәк бит. Син кереп тибрәнеп кара әле. Сиңа түзмәсә, Унөчкә түзми дә түзми инде ул, – ди. Әкият Тибрәнеп кую Кинәттән тибрәнгән хәрәкәт ясау. Хөсәеннең кинәт ниндидер йөрәк тамыры тибрәнеп куйгандай булды. А.Расих. Хәлилнең йөзе яктырып китте, керфекләре, күңеле тулган кешенеке шикелле, тибрәнеп-тибрәнеп куйды. Ф.Садриев Тибрәнеп тору Тибрәнгән хәлдә булу, туктаусыз тибрәнү. Авыл янында гына су тибрәнеп тора. Г.Әпсәләмов. Соңгы төндә дә авыл тальян моңы, яшьләр җыры дулкыны агышында тибрәнеп торды. С.Поварисов |