ТИБРӘНЕШ и. Чайкалу, талгын гына селкенү, селкенгәләү хәрәкәте; вибрация. Газизҗанның башы бераз гына артка чөелгән, кашлары, керфекләре, йөзендәге җыерчыклары әллә нинди тибрәнешләр ясыйлар, күзләре, моң чишмәсенең типкән урынын ычкындырмаска теләгәндәй, яртылаш йомылганнар. Ф.Садриев. Аваз һәм моң тибрәнешләрен эчтән тоеп җырлаганга, Хәлимнең тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә