ТИБРӘЛҮ ф. 1) Тибрәнү, тирбәнү, бер ритмга җиңелчә селкенү. Без дә салмак кына юырттырып, тибрәлеп кенә барабыз. Ә.Еники. Арышлар чайкала-чайкала серкә очыра. --- тилгәннәр --- һава дулкынында җай белән генә тибрәләләр. М.Мәһдиев 2) Тирбәнү, дулкынлану, чайкалу. Арышлар өстеннән йөгерешкән тасма дулкыннар Зәбидәнең яшькелт яулыгыдай тибрәлә. Н.Хәсәнов. Дулкыннарда тибрәлгән ак пароходтагы үткен зәңгәр күзле ир-егетнең баш очыннан Зуфирәгә таба юл салды микән әллә ул? М.Маликова Тибрәлә башлау Тибрәлергә тотыну. Яшел уҗым диңгез булып җилдә тибрәлә башлады. Ф.Яхин. Тиздән кәбестә түтәлләре өстендә көтүләре белән ак күбәләкләр тибрәлә башлар. Ватаным Татарстан Тибрәлеп алу Бераз гына тибрәлү. Нәрсә бу? Гашыйк булумы, әллә булмаса, яшьлектәге бер хис дулкынында тибрәлеп алу гынамы?.. М.Хәбибуллин. Дугаланып бөгелгән озынча керфекләре салмак кына тибрәлеп алды ---. Н.Хәсәнов Тибрәлеп китү Кинәт, ниндидер сәбәптән тибрәлү. Килен янына басып эшләгән әбинең әле дә шәльяулыгы тибрәлеп китә күк. Н.Хәсәнов. «Дазар» дигән ниндидер сәер исемне укыгач, аяк астында идән тибрәлеп киткәндәй тоелды. А.Әхмәтгалиева Тибрәлеп кую Кинәттән тибрәлгән хәрәкәт ясау. Кызның кашлары тибрәлеп куйды ---. Х.Камалов. Малай шулай дип уйлап өлгермәде, ак челтәр пәрдәләр тибрәлеп куйды ---. Ф.Бәйрәмова Тибрәлеп тору Әле, хәзер, күз алдында тибрәлү; даими, һәрвакыт тибрәлү. Кинәт аның --- күз аллары караңгыланды, дулкында тибрәлеп торган көймә кебек чайкалып торды да бөтен гәүдәсе белән идәнгә ауды. Г.Галиев. Өйдә коточкыч дым тибрәлеп тора, һәм тонык караңгылык. Ф.Җамалетдинова |