ТИБРӘЛДЕРҮ ф. 1) Селкү, селкетү; калтырату, чайкалдыру. Эрбетләрнең ботак-ылысларын Тибрәлдереп, таган иттереп, Уйнаклатып елтыр койрыкларын, Борындыклар йөри сикереп. К.Булатова. Туган йортка кайтып кына була! Тагын ничә йортың булса да. Монда мине тибрәлдергән бишек, Тәпи атлап чыккан бусага. Ш.Җиһангирова 2) Җиңелчә генә селкетү, кагу. Ап-ак чиләкләрен тибрәлдереп чишмәдән кайтып килүче Гөлйөзем басма уртасында туктап калды. Р.Бәшәр. Укытучы апаның кап-кара калын озын толымнарын тибрәлдереп өй каршыннан үтеп китүләрен --- сокланып карап калабыз. Ф.Җамалетдинова 3) күч. Дулкынландыру (тавыш, сөйләү, җыр тур.). Бу көй, су өстендә чайкалган дулкыннар шикелле, синең җаныңны әле йомшак кына рәхәттә тибрәлдерә ---. Г.Бәширов. Тасмаларга язган җырларың, Яңгырасыннар алар төсең булып, Тибрәлдереп йөрәк кылларын! М.Сәгъдиев Тибрәлдереп алу Азга гына, берникадәр вакытка гына тибрәлдерү. Борынгы моң, чорлар аръягында Талгын гына тибрәлдереп ала Моң агышын көмеш быргының. Ф.Гыйззәтуллина Тибрәлдереп кую Бер мәртәбә тибрәлдерү. --- эчемлек бугазы буйлап аска төшә, акрын гына гәүдәсенә җылы тарала, дулкын булып баш миенә килеп бәрелә, күзләре ачылып, айнып киткән кебек була, рәхәт тибрәлдереп куя. Х.Мөдәррисова |