ТИБЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. тибү . Атлар тибешкәндә, арада ишәкләр таптала. Әйтем 2) Тибү; тибә торган гадәте булу. Ә син ат кебек тибешә беләсеңме? Ә.Фәйзи. Бүреләр бит беренче чиратта көтүдәге --- чирләшкәрәк затларны аяктан ега, бугазлый. Дошманнарыннан тибешеп, тешләшеп --- котыла алучыларның балалары да зирәгрәк, зиһенлерәк, үткенрәк була. А.Хәсәнов Тибешә башлау Тибешергә тотыну. Чынлап та, кола айгыр иясен аңлый иде булса кирәк, чөнки янына башка берәүне дә җибәрмәс иде. Я тешләргә ташланыр, я тибешә башлар. М.Хәбибуллин. Карынындагы баласы тибешә башлагач кына белде ул үзенең йөкле икәнен. Л.Ибраһим-Вәлиди Тибешеп алу Бераз, аз гына тибешү. Кайберләре, шушы киң аланга да сыеша алмыйча, берсен берсе куарга, тешләшергә тотыналар, бик яман чинашып, тибешеп алалар. Г.Бәширов. Ара-тирә яшь тайлар тешләшеп яки тибешеп ала ---. Ф.Садриев Тибешеп китү Кинәт, көтмәгәндә, уйламаганда тибешә башлау. Алар уттай көйдергән кояш астында әлсерәшеп торсалар да, көтмәгәндә шарт-шорт тибешеп китәләр, ә кайвакыт, бәйләүдә килеш аллары белән сикерә алмаганга күрә, артларын һавага чөешәләр --- иде. Т.Нурмөхәммәтов Тибешеп кую Кисәк тибешү; ара-тирә тибешү Тибешеп тору Даими, һәрвакыт тибешү; әле, хәзер, шушы мизгелдә тибешү Тибешеп яту сөйл. к. тибешеп тору. Кап-кара түтәл өстендә тибешеп яткан тавык чебиләрен күргәч тә, эшнең нидә икәнен аңлаган оныклары Булат: – Их, зур әти, кемнәр шулкадәр мыскыл итте кыярны? – дип, --- әрле-бирле йөренде. А.Хәйртдинова |