ТИБЕШ и. 1. 1) Йөрәкнең һәм кан тамырларындагы канның ритмлы хәрәкәте. Ул --- колагын Ирекнең күкрәгенә якынайтты, ләкин йөрәкнең тибешен сизмәде. Ф.Садриев. Шәфкать туташы, читкәрәк күчеп утырып, Сәетнең кан тибешен саный башлады. Т.Галиуллин 2) Берәр ноктадан ыргылып яки берәр урында хәрәкәт иткән җисемнең нинди дә булса таяныч ноктасына ясаган басымы, бәрүе. [Митричевның] җиргә таянган куллары пулемёт аткан тибеш белән дерелдиләр. Г.Бәширов. Карында беренче мәртәбә зәгыйфь кенә тибеш барлыгын тойган сәгатьтән башлап, ана йөрәгенә шом төшә. Г.Ахунов 3) күч. Көчле агым булып астан өскә бәреп чыккан суның басымы, көче. --- ул чишмә авызыннан эчәргә теләп иелсә, аның сулышы тиюгә, су тибеше әкренли, юынырга керешсә, тына, туктала. А.Гыйләҗев 4) күч. Ритмик агыш. Шулай итеп әнкә бармакларындагы моң тибеше тальян аша улы бармакларына күчкән. М.Галиев 2. рәв. мәгъ. Тиз, кызу. Картның башы тибеш эшли икән, шундук кемнәргәдер ым кагарга да өлгерде. Ф.Хөсни. Шулчак өйдә авырып калган анасы, ач туганнары сабыйның исенә төште, ул тибешрәк атлый башлады. Р.Батулла |