ТИБЕРЧЕНҮ ф. 1) Аякларны өскә күтәргән хәлдә тәртипсез рәвештә тибү хәрәкәтләре ясау. Ул, аш яныннан торып, караватта тиберченеп яткан имчәк баласын алды һәм аны имезергә тотынды. Ә.Галиев. Кытыкланган малай шаркылдап көлергә, тиберченергә тотынды. Т.Әйди

2) диал. Тыпырчыну

Тиберченә башлау Тиберченергә тотыну. --- дуңгызны яткырып, муенына пычакны куйганда, аның тиберченә башлаганын күргәч тә, ишәк баласы, качып, анасы янына килде ---. К.Насыйри. Югыйсә кызның күзләре аның хәтерендә шундый ачык һәм тере, аны күз алдына китерүгә, йөрәге тиберченә башлый... Ә.Дусайлы

Тиберченеп алу Бераз, аз гына вакыт тиберченү. Тиберченеп ала нәни колын. Р.Низамиев

Тиберченеп карау Сынау өчен тиберченү. Кыз тагын тиберченеп карый. Ә.Дусайлы

Тиберченеп тору Әле, хәзер, күз алдында тиберченү; даими, һәрвакыт тиберченү. Бәби гел тынычсызланды, тиберченеп торды



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә