ТИБЕНҮ ф. 1) Бер урында кабат-кабат тибеп тору, бертуктаусыз тибү. Туры бия нигәдер тынычсызлана, бәйләгән дилбегәсеннән ычкынырга теләп як-якка тартыла, аякларын җиргә бәреп тибенә иде. Г.Галиев 2) Вакыт-вакыт, еш-еш типкәләү. Сөйгәне белән кавышканда һәм карынында бала тибенгәндә, үзен мәңгелек дип хис итә адәм баласы. М.Мәһдиев. Рәхимҗан абый Акбәкәлне сыерга кушып карамакчы иде – сыер имезмәде, тибенде. Ф.Яруллин 3) Тояклары яки тырнаклары белән җирне, туфракны, чүп яисә тизәк өемнәрен типкәләп, актарып азык, җим эзләү. Чебешләр капка астыннан урамга сибелделәр. Черкелдәп-черкелдәп, җим эзләп тибенделәр. А.Алиш. --- бераз вакыт Сары тавык җилфердәп торган озын купшы койрыклы, зур кызыл кикрикле әтәч тирәсендә, бүтән тавыклар тирәсендә тибенде ---. Н.Фәттах 4) күч. Тузыну, дулау, ярсу. Усал хуҗа сүгенеп тибенә: «Һи, булдыксыз, теләмсәк, расчёт бирәм!» Г.Кутуй. Зәмзәмбикә аны торгызмакчы була, тегесе яман сүгенеп аңа тибенә. Н.Фәттах // Ачулану, орышу; гайрәтләнү. Бервакыт Гөлбикә Халикъка каты гына тибенеп куйды. Ш.Камал. – Ай! – Һайт! – Зәбир үзенең ничек кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Кыз исә һаман тибенде, һаман кычкырды. Г.Гыйльманов Тибенә башлау Тибенергә тотыну. Каткан бияләйле йодрыгы белән селтәнә, тыпырчынып тибенә башлады. Л.Ихсанова. Бала инде ярыйсы ук тибенә башлаган иде ---. М.Кәбиров Тибенеп алу Бераз тибенү. Менә шул Кентавр кайчакларда араннарны җимереп тә чыга, ярсып тибенеп тә ала ---. М.Галиев. [Тавык] Ихтыярның каккан казык кебек бер урында тик торуын күргәч, салмак кына --- китеп барды. «Тавык сөендерерлек әйберең дә булмагач, ник кайтып йөрдең монда?» дигән сыман --- чүп-чар туздырып тибенеп алды. Р.Вәлиев Тибенеп җибәрү Билгеле бер моментта тибенү; кисәк тибенү. Бия тибенеп җибәрә дә, бөҗәкләрнең бер өлеше очып китә. Р.Сәгъди. --- айгыр тынычланып ашый башлауга, тагын тегенең койрыгыннан берничә кыл йолкыды. Кара айгыр бу юлы кушаяклап тибенеп җибәрде. Ф.Яруллин Тибенеп кую Кинәт кенә, бер тапкыр тибенү. Шулчак карынындагы икенче җан, үзенең барлыгын белгертеп, тибенеп куйды. Х.Камалов. Таштимерова тузгыган чәчләре астыннан ачулы карады да, нык кына итеп, аягы белән тибенеп куйды. М.Маликова Тибенеп тору Бертуктаусыз яки хәзерге моментта тибенү. Кигәвеннәр өереннән тәкате калмаган ат юл уңаендагы инешкә борып алып кереп китте, атлаган уңайга тибенә торгач, арт аягы бавыргалыкка эләкте. Җ.Дәрзаман. Баксаң, якында гына бер кызый, чыелдап кычкыра-кычкыра, җиргә тибенеп тора... Г.Гыйльманов Тибенеп яту сөйл. Шушы мизгелдә, әле, хәзер тибенү. Тирестә тибенеп яткан сары тавык, үзенә таба якынлашып килгән коточкыч нәрсәне күреп, куркып, бакча киртәсенә таба йөгерергә тотынды. Н.Фәттах |