ТИБЕН II и. Терлекнең (башлыча атларның) кышкы көтүлеге, кар катламын тибеп актарып, кар астындагы үләнне ашап йөрү урыны. Аркасына ияр салып аел тартуга да гаҗәпсенмәде: «Тибендә кунган җылкы көтүендә берәр хәл бардыр, яисә кышлауга бүре килгәндер дә шуны куарга чыгалардыр», – дип уйлады. Г.Ибраһимов. Себер күчмәннәре гадәтенчә, атлар тибенендә тукланганнар, ягъни, гадәттә, бик калын булмаган карны тояклары белән ишереп, кар астындагы үләнне ашаганнар. Р.Әхмәтьянов |