ТИБЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. тибү . Бик тиз аңлап алдым: Чуар колак эше бу. Әнә аның тырнак эзләре, шунда ук тибелеп, өелеп калган кар өемнәре. Г.Гыйльманов

2) күч. Җәберләнү, читкә этәрелү. Ни күрсә дә монда күрде Башкортстан татарлары. Сибелде дә, тибелде дә, Кем дип кенә аталмады. Р.Миңнуллин. Вафинны райком яклый, милиция – кулында: кем каршы әйтә, шул читкә тибелә, кем яный, шул каталажкага озатыла. Р.Камал

Тибелеп йөрү Гел тибелү. Тишек кәвеш сыман теләсә кая тибелеп йөргән Ярослав Юрийның малайлары Всеволод белән Инварны котырткан да бөек кенәзне теге дөньяга озатмакчы икән. В.Имамов

Тибелеп тору Гел, һәрвакыт тибелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә