ТИБӘРҮ ф. 1) Тибү, этеп җибәрү. Ләгәнне аягы белән тибәрде, һәм шул мәлдә башына бер уй килде: шикаять язарга кирәк ләбаса! М.Хуҗин 2) Читкә этәрү, урыныннан арырак шудыру. Краснов, йодрыкларын йомарлап, олаучыга ташланмакчы итеп талпынды. Арага озын егет керде. Кулларын кире тибәреп, урынына утыртты. Х.Камалов. Фараларның --- яктылык көлтәләре караңгылыкны як-якка тибәреп үтә. Р.Төхфәтуллин 3) диал. Төртеп җибәрү, тиз генә этәреп кую. Зәйни финның штыгын үзенеке белән читкә тибәрде. З.Зәйнуллин. Шәйхи тегенең тибәрүеннән өстәлгә чигенеп бәрелде, өстәл өстендәге бер чүлмәк сөт идәнгә төшеп түгелде. И.Туктар 4) күч. Читләштерү, үз итмәү; йөз чөерү. Чынлыкта мин, Шамилне үземнән тибәреп, ялгышлык кына эшләдем шикелле ---. Ә.Баян. Сыер --- маңгаенда уч төбе кадәрле агы булган кара бозавын үги итте: яламады, кырыена килмәде, бусы минеке түгелдер моның, дигән сыман гел читкә тибәрде. Ф.Яруллин Тибәрә башлау Тибәрергә тотыну. Өлкәннәрдән күрмәкче, Эмма да аны читкә тибәрә башлый: абыйсына җикеренә, йодрык белән ташлана. Ә.Маликов. Садагын, шакылдавыгын читкә куеп, хәнҗәрен алды да ипләп кенә туфракны читкә тибәрә башлады. Л.Зөлкарнәй Тибәрә тору Озак тибәрү, әлегә тибәрү белән шөгыльләнү. Каз мамыгыдай йомшак карны бергәләшеп чабаталарыбыз белән як-якка тибәрә торгач, янып бетмәгән дәү бер кисәүгә, дөресрәге, бүрәнә башына юлыктык. К.Миңлебаев Тибәрә төшү Бераз тибәрү; тагын да ныграк тибәрү. Шәйдүк бурканың ачык ягына капланган чыптаны тибәрә төште дә болытларга карады. К.Нәҗми Тибәреп бару Берәм-берәм, рәттән тибәрү. «Татарга куркыныч күз белән караган» Россия феодаль монархиясе, сүз дә юк, мәдәни омтылышларны да --- читкә тибәреп барды. Ф.Галимуллин Тибәреп җибәрү Кинәт тибәрү, тиз арада тибәрергә дә өлгерү. Әле ярый алыплар сабыр, беркайчан да җир өсте кешеләре кебек: «Йөдәтеп тормасана!» – дип тибәреп җибәрмиләр. Ш.Алпар Тибәреп кую Кинәт, көтмәгәндә тибәрү; бер тапкыр тибәрү. Тик бу юлы да каршысында басып торган ефрейтор артык онытылырга ирек бирмәде, җилкәсе белән читкә тибәреп куйды ---. Р.Мөхәммәдиев Тибәреп ташлау сөйл. Тиз генә, кисәк кызулык белән тибәрү. Самолёт янына килеп, аның тәгәрмәч алларына куйган тормоз колодкаларын читкә тибәреп ташладым да кабинага сикереп менеп утырдым. С.Баттал. Исмат аны --- Нәкыя кочагын дәгъвалаучы дип аңлаган. Билгеле, үзенең татлы калҗасына үрелгәнне ул бар көче белән тибәреп ташлый. Х.Камалов Тибәреп тору Бертуктаусыз, гел, һәрвакыт тибәрү. Мучирмәнең сай һәм тымызык суын авыл елгасы, үзенә ияртәсе килмәгәндәй, кирегә тибәреп тора. М.Хуҗин |