ТИБӘРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. тибәрү . Яңадан ул үзен читкә тибәрелгән, кимсетелгән итеп тойды. Н.Фәттах 2) Этәрелү, тайпылу. --- тупчылар киртәли торган ут ачтылар. Без дә бөтен кораллардан атабыз. Немец артка тибәрелде. Х.Камалов 3) диал. Нәрсә дә булса үз урыныннан күчерелү, авышу. Фәргать, «Волга»сына салып, өйләрендә күптәннән бирле бер почмактан икенче почмакка тибәрелеп йөргән «Саратов» суыткычын үзенең дачасына алып килде. Ф.Яруллин. Өй җылы булгангамы, кызның юрганы кырыйга тибәрелгән, икегә үргән толымының берсе күкрәгенә төшкән ---. Н.Әхмәдиев Тибәрелә бару Һаман тибәрелү. Әйе, еллар уза тора, элекке остазлар, йодрык төйнәп бүгенге тәртипләргә каршы чыга алмаучылар читкә тибәрелә бара. Л.Хәмидуллин Тибәрелә башлау Тибәрелергә тотыну. Егерменче гасыр башында инде гарәп-фарсы сүзләренең аңлашылмаганнары көрәш мәйданында җиңелгән солдат кебек читкә тибәрелә башлады. С.Поварисов Тибәрелеп йөрү Гел тибәрелү. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән шагыйрь Нәби Дәүли кайтты. --- Баштарак бераз читкә тибәрелеп йөртелсә дә, --- әдәбиятта урынын-исемен саклап кала алды. Г.Иделле Тибәрелеп килү Электән, күптәннән хәзерге көнгә кадәр тибәрелү. Мәгариф өлкәсендә музыка укыту моңарчы Европа системасына корылган иде. Шәрык музыкасы читкә тибәрелеп килде, санга сугылмады. Г.Ахунов. Ләкин коммунистлар алдатмый, армия яше җитү белән, моңарчы комсомолдан читкә тибәрелеп килгән берән-сәрән егетләрне ашыгыч рәвештә яшьләрнең бу оешмасына тарталар. Безнең гәҗит Тибәрелеп тору Шактый вакыт тибәрелү. Әдәбиятка ул [Ә.Еники], күргәнебезчә, кыенлык белән керде. Хәтсез еллар читкә тибәрелеп торды. Ф.Хатипов |