ТЕШ-ТЫРНАК җый. и. Тешләр һәм тырнаклар. Кылыч сынса – хәнҗәр, хәнҗәр сынса, теш-тырнак бар! Р.Батулла

Теше-тырнагы белән Бөтен көченә, булдыра алган барлык чараларны кулланып. Мондый чакта кешене фәкать ныклы өмет, тормышка тешең-тырнагың белән ябышу һәм соңгы чиккәчә көрәшә белү сәләте йолып кала торгандыр. А.Тимергалин. Буйсынмас өчен, теше-тырнагы белән каршы торды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә