ТЕШСЕЗ с. 1) Теше төшкән яки бөтенләй үсмәгән (үсми торган). Менә болары бик катып җитмәгән, тешсез кешегә суырып ятарга әйбәт. Ф.Яруллин. Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды. М.Кәбиров

2) күч. к. тел-тешсез . Ул бит еш кына безгә тешсез сатирик әдәбиятыбызны алмаштыра, халык өчен үзенә бертөрле үч алу, «пар чыгару» чарасы булып та хезмәт итә. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә