ТЕШЛЕ’-ТЕШЛЕ с. 1) Кырыйларында керентеләре һәм чыгынтылары булган, телле. Бу агачларның ботаклары юк, бары тик очларында тешле-тешле яфраклары бар. А.Алиш

2) Киртләч-киртләч булып торган. Тешле-тешле кызыл кирпеч дивар. Итәгендә йоклый батырлар. Г.Афзал. Тышкы күренеше белән кәлтә еланны хәтерләтә: үзе тәбәнәк, башы зур, сырты тешле-тешле, тарак кебек. Хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә