ТЕШЛЕ ТӘГӘРМӘЧ и. тех. Механизмнарда әйләнмәле хәрәкәтне тапшыра торган чыгынтылы диск формасындагы деталь; йолдызча, шестерня. Чияле Төп яланында җир сөреп азапланган тракторның арткы тешле тәгәрмәче бик нык баткакланган кара җиргә баткан иде. З.Зәйнуллин. Майланган тешле тәгәрмәчләр жулап әйләнеп китте, һәм бернинди интонациясез механик тавыш ишетелде. А.Азимов |