ТЕШЛЕ с. 1. 1) Тешкә охшаган, тешне хәтерләткән чыгынтысы булган. Монда бизәкләр савыт-сабага тешле тарак яки үрелгән бау белән төшерелгән. Г.Дәүләтшин

2) күч. Усал телле, телләшүчән. «Теш тел саклар» – тешле кешенең, ягъни дошманына каршы тора алырлык, үзен яклый алырлык халыкның теле бетмәс, мәгънәсендә. Р.Батулла

3) Усал, үткен (сүзләр тур.). Әлеге тешле сорауны бер-ике ел элегрәк юллаган булсагыз, белмим, ниндирәк җавап кайтарыр идек. Р.Фәйзуллин

2. и. мәгъ. Усал телле, телләшүчән кеше. Һәйкәл ташын кимерделәр кайчак Тешлеләрдән күрмәк тешсезләр. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә