ТЕШЛӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. тешләү . Укыганымда күз алдыма бер сөяк өчен ике этнең тешләшү вакыйгасын китердем. Ф.Яхин 2) Тешләүчән булу. Тешләшкән атның артыннан үт, тибешкән атның алдыннан үт. Мәкаль. Тешләшү егетлек түгел! Ш.Фәрхетдин Тешләшә башлау Тешләшергә тотыну. Гаярь чагы иде Василийның, юбканы икегә генә аерды. Тешләшә башлагач, бер-ике тапкыр йөзенә дә сугып алды. З.Мәхмүди Тешләшеп алу Бераз гына тешләшү. Алласыз һәм тарихсыз проза вәкиле булырга тиешлеге белән эчтән килешмичә яшәү яшь Мәхмүтне кайчакларда дуамалланып, дөнья белән тешләшеп алырга да этәргәндер... М.Гали |