ТЕШЛӘ’Ү ф. 1) Кабып авызда тоту; тешләр белән кысу. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп, ул, башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Ә.Фәйзи. Аннары, ачудан иреннәрен тешләп, еламсыраган кыяфәт белән бабасы янына килә. Р.Вәлиев 2) Авызга кабып, теш белән өзү, сындыру, аеру. Габдулла аны [алабутаны] зур ләззәт белән әз-әз генә тешләп алды, анда да берьюлы чәйнәп йотмый, бераз авызында суырып торды. Ә.Фәйзи. Мин тиз генә бер кисәген тешләп алдым да калганын эткә бирергә теләгән идем дә, теге апа: – Инзол, ярамый, ничек оялмыйсың! – дип кычкырмасынмы тегеңәр. А.Алиш 3) иск. Вак-вак кабып ашау. Кешеләр пивнойларда каткан сухари тешләп утыралар. Г.Тукай 4) Тешләрне батырып яралау; тешләр белән кысып тоту (хайваннар, җәнлекләр һ.б.ш. тур.). – Менә бака тешләү шул була ул! – ди әнисе. Р.Батулла. Кыз җебеп төшә торганнардан түгел икән. Беләген шундый итеп тешләде, хәтта Василийның акырган тавышы «Мессершмидт»лар гүелдәвен күмеп китте. З.Мәхмүди 5) Угын, чагасын, хортумын кадап авырттыру, чагу (бөҗәкләр тур.). Аның черки дә тешләмәгән килеш үлеп китүе табышмак булды. Н.Гыйматдинова. Бар симптомнар, теге бөҗәк тешләп, инде җан тәслим кылырга җыенучыныкы. И.Кашфразыев 6) күч. Чәнчү, кычыттыру, эләктерү (үсемлекләр тур.). Тигәнәкләр, шайтан таяклары, тагын безне тотып калырга теләгәндәй, чалбар балагын тешли башладылар. А.Гыйләҗев 7) күч. Кырыс һәм каты сүз әйтү. – Кайберәүләр Тукай булмакчылар!.. – дип [Х.Әюп] тешләп ала. Ф.Хәсәнова. Яңа туган бала сәгать саен ашарга сораган кебек, яшь журнал комсызланып материал таләп итә иде. Көннәрдән беркөнне Галиәсгар әйтте: – Карәхмәтне тешләп алмыйсыңмы? И.Нуруллин Тешләп алу Кинәт тешләү; бераз тешләү. Чыбыкны тешләп алды бака әфәнде. М.Гафури. Йомышчы малай кыярын шарт итеп тешләп алганнан соң чыгып йөгерде. Г.Бәширов Тешләп карау Тешләп, нәрсәне дә булса ачыклау, белү, төшенү. Маркс өйрәткәнчә, шик-шөбһә астына алуны файдалырак, куркынычсызрак күргән студент, тешләп карамыйча, бернәрсәгә дә ышанмый. Т.Галиуллин Тешләп кую Бер тапкыр тешләү; алдан тешләү. Мин үзем дә Мәгузәнең колагын шушы улым кадәр вакытта тешләп куйган идем. Н.Яһүдин Тешләп тору Әле, хәзер тешләү Тешли башлау Тешләргә керешү. Ай үсәсен көн үсеп, берзаманны Кризис өлгереп тә җитте. Үскәч холкы яманланды бит тегенең. Кешеләрне тешли башлады. Ф.Имамов |