ТЕШЛӘНҮ ф. төш. юн. 1) к. тешләү . Тешләнгән, яраланган бүреләр, авыртуга түзә алмыйча улый-улый, бер читкә китеп яраларын ялыйлар. Р.Батулла. Мин хәзер – тешләнгән алма, мин хәзер – сагыш йорты. Р.Харис 2) Тешләр, чыгынтылар барлыкка килү. Тешләнгән урак Тешләнә башларга Тешләре беленергә. Пычак йөзе тешләнә башлаган Тешләнеп бетү Тәмам тешләнү. Менә шул үтмәс пычкылар белән кисеп, тешләнеп беткән балталар белән юнып, кәкре, кыйшык такталардан бәреп-сугып ясаган ояларыбызны --- сыерчык гаиләләре үзара бүлешеп туя алмаслар иде. А.Хәсәнов |