ТЕШЛӘК с. 1) Тешли, тешләшә торган. Нуриев аның кулын каты итеп тешләде, Арнольд кычкырып җибәрде: – А-а, бу урыс тешләк икән! Р.Батулла. Әйбәт журналист булу өчен, эт кебек тешләк, эт кебек уяу, эт кебек әрсез, эт кебек куркусыз һәм хуҗаңа эт кебек тугры булу кирәк. Н.Фәттах

2) күч. Астан гына эш йөртә торган, усал. Исхак кечкенәдән үк үзсүзле, тешләк булып үсте. С.Рафиков. Берсе тешләк, усал һәм үчле булса, икенчесе самими, ышанучан һәм күңелчән иде. Г.Гыйльманов

3) күч. Үз эченә бикләнгән, йомыкый. Поликлиника сакчысы бигрәк тешләк, каныгучан адәм булып чыкты. Д.Булатова. Тешләк иде бит Җамал, минем күзгә караган да каткан. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә